Accessibility links

Кайнар хәбәр

Казанга Валентина Матвиенко килә


Ноябрьнең 7дә Казанда Федерация Шурасының иҗатчылар хокукларын яклау шурасының күчмә утырышы үтәчәк. Аны Федерация Шурасы рәисе Валентина Матвиенко алып барачак, дип хәбәр ителә. Утырыш "интеллектуаль милеккә хокуклар базары үсешенә Русия төбәкләре керткән өлешенә" багышлана.

Очрашуда шулай ук Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов, Федерация Шурасының фән, мәдәният, мәгариф һәм мәгълүмати сәясәт комитеты рәисенең беренче урынбасары Виктор Косоуров, Русиянең мәгариф, саклану, сәнәгать һәм сәүдә министрлары урынбасарлары, интеллектуаль милек хезмәте башлыгы Борис Симонов, Русия төбәкләре башлыклары, республика һәм өлкәләрнең башкарма һәм канун чыгару хакимияте вәкилләре, фән кешеләре катнашачак.

Февраль аенда Казанга үзенең соңгы сәфәре вакытында Матвиенко "Русия өчен 83 субъект – ул күп, Русия төбәкләрен эреләндерү дәвам итәчәк, илдә бер генә президент булырга тиеш", дип әйткән иде.

Март башында Казанда Татарстан республикасын һәм президентлык иниститутын яклап оештырылган урам җыенында йөзгә якын кеше катнашты.
XS
SM
MD
LG