Accessibility links

Кайнар хәбәр

Омскида золым корбаннары турында китап чыкты


Хәким Садыков яңа китап белән
Хәким Садыков яңа китап белән

Омскида сәяси репрессияләр корбаннары турында "Крестьян Голгофасы" дип исемләнгән хәтер китабының беренче томы дөнья күрде. Анда 1930нчы елларда кулга алынып сөргенгә сөрелгән крестьян гаиләләре турында мәгълүматлар җыелган.

Омски өлкәсе авылларыннан сөргенгә сөрелгән 25 меңнән артык крестьян гаиләсе турында мәгълүматлар тупланган "Крестьян Голгофасы" җыентыгы 5 томнан тора, тагы 4 томы 2015 елга чаклы нәшер ителәчәк. Әлеге басма сәяси золым корбаннары турындагы китапларның икенче циклы, 1997 елдан 2004 елга кадәр "Онытылырга тиеш түгел" исемле 11 томлык җыентык нәшер ителгән иде.

Чарада катнашучылар
Чарада катнашучылар
"Крестьян Голгофасы" хәтер китабының беренче томы 526 битле, 800 данә тираж белән басылган, 1930нчы елларда Васюган һәм Кулай сазлыкларына сөрелгән 3,5 мең крестьян гаиләсе турында мәгълүматлар җыйган. Китапта золым корбаннары турындагы мәгълүматлардан тыш, ул елларның документлары, фоторәсемнәр урнаштырылган. Китапны бастыру чыгымнарын Омски өлкәсе хакимияте күтәрә. Сәяси репрессияләр корбаннарын искә алу көне алдыннан Пушкин исемендәге өлкә дәүләт китапханәсендә китапның презентациясе оештырылды.

Китапханәнең 250 кеше сыйдырышлы утырышлар залы шыгрым тулы булды. Чарада золым корбаннарының туганнары гына түгел, хакимият вәкилләре, тарихчылар, төрле иҗтимагый, милли оешмалар вәкилләре, журналист, радио, телевидение хәбәрчеләре шактый иде.

Мария Сбитнева
Мария Сбитнева
Хәтер китабының баш мәхәррире Мария Сбитнева үзенең чыгышында, 1928 елда яшь совет илендә ачлык башлана, шул ук елны Омскига кыска визит белән Сталин килеп китә, җирле җитәкчеләрне ул бик арзан бәягә икмәкләрен тапшырырга теләмәгән крестьяннар белән тәкәллефләнеп тормаска, "кулаклар" белән көрәш ачарга өнди. 1929 елда советлар хакимлеге тарафыннан кулакларны сыйныф буларак юк итәргә дигән карар кабул ителә, күмәк хуҗалыклар-колхозлар төзелә башлана. Озак та көттерми Омски өлкәсенең төньягына, Васюган сазлыкларына таба олаулар агыла башлый – артык сыеры, аты, яхшы йорты булган хәлле крестьяннар-"кулаклар" гаиләләре белән сөргенгә сөрелә.

Сөргенгә сөрелгән крестьяннар арасында татарлар да шактый булган. Һәрхәлдә, хәтер китапларында татар исемнәре аз түгел. Татар исемнәрен аерып алып, аерым басма итеп чыгару мөмкинлеге дә бар, әмма хәтер китапларында милләтләр күрсәтелмәгән, без материаллар бирә алабыз, ди Мария Сбитнева.

Сафуат Күчүкова
Сафуат Күчүкова
"Крестьян Голгофасы" китабын тәкъдир итү чарасына репрессия елларында әтисен югалткан 80 яшьлек Фидалия апа Кадыйрова, 80не узган Сафуат апа Күчүкова, бабалары сәяси золымга дучар булган Хәлил һәм Хәким Садыковлар килгән иде. Садыковларның бабасы (себер татар телендә - тәтә) Хәсән Шихов 1929 елның октябрендә кулга алынган, 1930 елның 15 гыйннварында атып үтерелгән. Хәким әфәнде бабасын аклауга ирешкән. Хәтер китапларының мөхәррире Мария Сбитнева сүзләренчә, золымга дучар булган крестьяннарның якынча биштән бер өлеше генә акланган, димәк, калганнары нәселләре белән юк ителгән.

Китаплар күргәзмәсе
Китаплар күргәзмәсе
​Хәким әфәнде, хәтер китапларын булдыру аеруча яшьләр өчен әһәмиятле, чөнки алар бик белмиләр, кызганычка каршы, кызыксынмыйлар да, ди. Аның фикеренчә, ул еллардагы вакыйгаларга тулысынча һәм бик дөрес бәя биреп бетерелми, сәбәпләре тулысынча яктыртылмый, барысы да күпкә катлаулы булган.

"Крестьян Голгофасы"ның беренче томы Омски һәм авыл мәктәпләрендәге барлык китапханәләрдә булдырылачак, золымга дучар ителгәннәрнең туганнарына да тапшырылачак.
XS
SM
MD
LG