Accessibility links

пәнҗешәмбе, 8 декабрь 2016, Казан вакыты 05:05

Казанда кырымтатар күргәзмәсе дәвам итә


Казандагы "Хәзинә" милли сәнгать галереясында "Кырымтатарлары сәнгате" исемле күргзәмә 16 ноябрьгә кадәр эшләячәк.

Өч өлештән торган күргәзмәнең беренчесендә Низами Ибраимов җыйган XIX гасыр фотографияләре һәм гамәли сәнгать эшләнмәләре урын алган. Икенче өлешендә Кырым табигатен сүрәтләгән Татарстанның дәүләт рәсем сәнгате музеенда сакланган әсәрләр тәкъдим ителә. Өченче өлеше заманча сәнгатькә багышлана. Анда бизәнү әйберләре, чиккән милли кием һәм тукымалар, табак-савыт урын алган. Күргәзмәне карарга килүчеләр шулай ук кырымтатарларының фаҗигалы тарихына багышланган рәсемнәр һәм мәгълүматлар белән таныша ала.

Кырымтатарларының депортация тарихына багышланган "Хайтарма" фильмы Мөселман киносы фестивалендәге зур уңышыннан соң октябрь аенда Казанда яңадан күрсәтелде.

XS
SM
MD
LG