Accessibility links

шимбә, 10 декабрь 2016, Казан вакыты 02:22

Мордовия мөфтие Фәһим Шәфиев дини белем алу өчен мөселманнарны чит илгә җибәрмичә, үзебездә укытуны җайлауны сорап Русия Думасы депутатларына мөрәҗәгать итте. Чит илдә ватанны яратырга өйрәтмәүләрен әйтте.

Русия мөселман яшьләре берлеге башлыгы, Мордовия мөфтие Фәһим Шәфиев җомга көнне Русия Дәүләт думасында милли сәясәткә багышланган “Ачык трибуна” утырышында катнашып депутатлардан дини белем алырга теләүче мөселман яшьләрен чит илгә җибәрү яки Русиядә укыту мәсьәләсен карарга чакырды. Аның сүзләренчә, чит илдә әдәп-әхлакны, тарихны яхшы өйрәтсәләр дә, ватанны яратырга инде һич кенә дә өйрәтмиләр.

Шәфиев мондый хәл яшьләр тәрбиясе белән бәйле оешмаларга да карый дип саный.

“Мисал өчен төрки телле республикаларга караган яшьләр оешмасында күп кенә белгечләр Төркиядә, фин-угыр [телле] республикаларыныкы Эстониядә яки Финляндиядә әзерләнә. Алар милли яшьләр оешмасы вәкилләрен нәрсәгә өйрәтсен, әлбәттә Русиягә каршы сәясәткә өйрәтә”, диде ул.

Берничә ел элек Шәфиев Азатлыкка биргән әңгәмәсендә дә татар мөселманнарын гарәпләшүдән саклап калырга кирәклеген әйткән иде.

“Советлар берлеге беткәч, мәчетләрне, мәдрәсәләрне торгызу, остазлар әзерләү, шәкертләрне чит илдә укытуда читтәге мөселманнар күп ярдәм итте һәм, әлбәттә, моның өчен аларга зур рәхмәт. Диндарлыгыбызны күтәрү өлкәсендә алар шактый өлеш кертте. Ләкин шушы ярдәм белән бергә гарәп фикер һәм юнәлешләрен мәчетләрдә таратучылар да барлыкка килде. Аларның кайберләре: "Сез динне бу китаплардан өйрәнергә тиеш", "Шул мәзһәбне дөресләргә тиешсез" дигән сүзләр дә ишетелә башлады. Шуннан тәэсирләнеп яшьләр мәчетләрдә гаугалар да чыгарды.

Яшь мөселманнарның кайберләре үзебездәге дин әһелен түгел, ә читтәге фикерне дөрескә саный. Чит илгә иярүчеләр арасында кайбер хәзрәтләр дә бар. Һәм алар рәсми рәвештә мөфтиятләргә дә керә. Бу бик кызганыч. Чөнки мөфтиләр белән бергә хезмәт итеп аларның шундый юнәлештә булуы аңлашылмый. Алар безнең кардәшләребез, шуңа аларны дошман итеп күрергә тиеш түгелбез. Аларга аңлату эшләре алып барырга кирәк”, диде ул.

Заманында хакимиятләр Шәфиевны Мордовиядә ике зур дини идарәгә җитәкче итеп куярга тырышты. 2006 елда Равил Гайнетдин белән эшләп килүче диния нәзарәтенә җитәкче итәргә теләсәләр дә, аның өчен мөселман корылтаенда бер тавыш та бирелмәде. Ул Казанга китеп барды.

2007 елда аны тагын Саранскига кайтардылар һәм Мордовиянең мөфти Тәлгать Таҗетдин белән эшләүче икенче мөфтият башына куярга маташтылар. Әмма мөселманнар андагы мөфти Зәки Айзятуллинны да яклый алдылар. Фәһим тагын хурланып Казанга кайтып китте.

Моңа карамастан, Мордовия хакимиятләре "кире беткән" Мордовия мөселманнарын үз контрольләренә кую фикереннән ваз кичмәде. Алар 2008 елда Шәфиевне Казаннан тагын Саранскига кайтарып, яшерен һәм канунсыз рәвештә өч мәхәлләне Мордовия мөфтиятләреннән чыгарып, аларны яңадан бәйсез мәхәлләләр итеп теркәп, шул өч бәйсез мәхәллә нигезендә аерым бер мөфтият төзеделәр. Бу эшләр бик яшерен рәвештә эшләнелде, хәтта шул өч мәхәлләнең мөселманнары да берни белмәде.

Узган ел азагында Фәһим Шәфиев Бөтенрусия мөфтияте идарә җитәкчесе итеп тә билгеләнде.

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG