Accessibility links

Кайнар хәбәр

Халыклар бердәмлеге көненең асылын күпләр аңламый


4 ноябрь тугызынчы ел рәттән Русиядә халыклар бердәмлеге көне буларак бәйрәм ителә. Шул уңайдан Татарстан халкын бәйрәм белән республика президенты Рөстәм Миңнеханов та котлады.

«Бу тарихи датаның әһәмияте елдан-ел арта бара. Русия халкы өчен дүрт йөз ел элек булган вакыйгалар биргән дәресләр бүген дә актуаль һәм мөһим», диелә анда.

Тарихка күз салсак, 1603 елда ук Русиядә Болгавыр заман башланып китә. Тәхет бүлү, үтереш, сугыш, өсте-өстенә яңа патшаларның килеп торуы 1613 елга кадәр дәвам итә. Сугыш исә Польша белән алып барыла. Чөнки Польша патшасы Русия тәхетенә дәгъва кыла. Ачыграк итеп әйткәндә, Владиславны Мәскәү тәхетенә боярлар үзләре чакырып китерә. 1612 елның 4 ноябрендә Кузьма Минин һәм Дмитрий Пожарский халыктан җыелган гаскәр белән Мәскәүне поляклардан азат итә диелә.

Шунысын әйтергә кирәк, кайбер татар тарихчылары Кузьма Минин чынлыкта керәшен татары Кириша Минибаев булган ди. Ул Балахнада тоз чыгару белән шөгыльләнүче Мина Анкудинов гаиләсеннән. Кириша, үз исеме белән әйткәндә Кыям, әтисенең тоз чыгару һөнәрен ташлап, Түбән Новгородка күчә, анда ит һәм балык белән сәүдә итә башлый. 1611 елда земский староста булып сайлана һәм үз малларының өчтән бер өлешен Мәскәүне яклау маясына биреп, башкаларга үрнәк күрсәтә. 1611 елның 20 февралендә Кузьма Минин Мәскәүне яклау өчен ополчение җыя һәм гаскәр башлыгы итеп Дмитрий Пожарскийны чакыра.

1613 елда яңа патша Михаил Федорович Романов аңа дворян чины һәм байлыклар бирә. 1615 елда Идел буе татарлары һәм чирмешләре баш күтәргәннән соң, ул Казанга биредәге хәлне өйрәнергә җибәрелә. Берничә ай Казандагы кан кардәшләренең ни өчен тавыш күтәрүен өйрәнгәннән соң, 1616 елда Мәскәүгә кире кайтырга чыга һәм юлда вафат була.

Рәсми тарих исә кайбер татарлар алга сөргән бу гипотезаны танымый, Мининны Нижгарның гади һәм иң мөһиме рус бер кешесе итеп күрә.

2004 елда рәсмиләштерелгән әлеге яңа бәйрәмнең асылын күпләр аңламый. Урыс халкы аны тарихи, чиркәү дини бәйрәм дип сөйли. Мәскәү хөкүмәте бу көнне халыкларның берләшү көне дип аңлатырга тырыша.

Татарстанда әлеге бәйрәм тәре йөреше белән башланып китте.
XS
SM
MD
LG