Accessibility links

пәнҗешәмбе, 8 декабрь 2016, Казан вакыты 05:07

Самар өлкә мөфтияте тырышлыгы белән урыс телендә "Хәтерлебез икән - без исән" исемле унбиш битле китапчык дөнья күрде. Тарихи хезмәт беренче Самар җәмигъ мәчетенең 100 еллыгына багышланган.

Китап авторы Шамил Галимов гыйбадәтханәнең фаҗигале язмышын татарның ачы, канлы үткәне аша һөнәрмәндләр биеклегендә тасвирлый алган. Борынгы болгар бабаларыбызның бишеге булган Самар җирлеге татар тарихында эзле.

1223 ел. Болгар бабаларыбыз монгол гаскәрләре белән бүгенге Самар җирлегендә кан коешалар һәм монголларны җиңәләр. Монголлар болгар җирләрен 13 елга тынычлыкта калдыралар.

Автор бик күп тарихчыларның фәнни фикерләрен искә ала. Менә берничәсе. Тарихчы Г.Колесников 1910 елда язып калдырган. ”Алтын Урда империясе нигезләнгәч, Урта һәм Түбән Иделдә тормыш чәчәк ата башлый”. XV гасырда Самар төбәге Казан ханлыгына керә, XVI гасыр урталарында урыс дәүләте кысаларында яши башлый. Археологлар мәгълүматлары буенча, Самар җирлегендә Болгар, Алтын Урда дәүләтләренә,Казан ханлыгына кагылган йөз торак пункт теркәлгән.

Самар Җәмигъ мәчетенең 100 еллыгына нәшер ителгән китап

Самар Җәмигъ мәчетенең 100 еллыгына нәшер ителгән китап

Самар тарихчысы Е.Гурьянов үзенең хезмәтендә бүгенге Самарга терәлеп торган татар авылын искә ала. 1586-1587 елларда Мәскәү патшалыгының илчеләре Әстерханга барганда шул татар авылында туктап ял иткәннәр.

XIX гасыр тарихчысы Капитон Иванович Новоструев та 1860 елда “Самар җәясе”ндә урнашкан авылларның күпчелеге татар авыллары, дип язып калдырган. Алар - Шелехметь, Валы, Междуреченски, Костычи (бүген Октябрьски шәһәре дип йөртелә) һәм башкалар.

Шамил Галимов тагын бер кызык чыганак тапкан. Бертуган Франческо һәм Доменика Фра-Мауро (1367 ел) һәм Портолан Пициган (1459 ел) бүгенге Самар шәһәре җирлегендә “samar” дигән пунктны теркәгәннәр.

Тарихчы К.Головкин фикеренчә “самар” сүзе борынгы болгар сүзе “йөк ташучы хайван” (вьючное животное) сүзеннән барлыкка килгән. Бу инде ике нәрсәгә ишарә. Самар шәһәре үз яшеннән күпкә олырак һәм Самар шәһәренең беренче нигез ташлары татар милләтенә барып тоташа.

Самар төбәге урыс дәүләтенә кушылганда бу туфракта инде Камышлы, Байтуган, Гали, Теплый Стан (Җылы җай) авыллары булган. Тарихчылар Петр Рычков, Александр Гераклитов һәм башкалар язып калдырганнар: Бузулук, Богырыслан, Николаевски шәһәрләренең нигезендә татар авыллары ята. Николаевски шәһәре бүген Пугачев исемен йөртә, ә 1835 елга кадәр ул “Мәчет бистәсе” исемендә булган.

1897 елда Самарда татарлар халыкның өч процентын тәшкил итсә, бүген бу сан - 2,7 процент кына. Татар эшбатырлары канат җәяләр, хәтта шәһәр Думасына депутат булып та узалар. Шуны искәртергә кирәктер, 95 елдан соң гына Самар шәһәр Думасына депутат булып Минәхмәт Хәлиуллов уза алды.

Инкыйлабка кадәр бер-бер артлы мәчетләр калка. Өченче мәхәллә мәчете “Җәмигъ мәчете” исемен ала. Тик гомере кыска була. 17 ел гына эшләп кала. Большевиклар гыйбадәтханәләрне дә җимерәләр, муллаларны һәм иганәчеләрне дә аталар.

Йөз ел элек салынган Җәмигъ мәсҗиденә быел 100 ел тулды. Аның урынында хәзер Боз Сарае урнашкан.

Шамил Галимов бай эчтәлекле китапчык бастырган. Басма мең данә белән чыккан. Акчаны эшкуар Әнвәр Горланов биргән.

XS
SM
MD
LG