Accessibility links

Кайнар хәбәр

Русиядә террорчыларның гамәлләре өчен туганнары җавап бирәчәк


Волгоградтагы шартлаудан соң, әлеге канунны тиз-тиз генә кабул иттеләр.
Волгоградтагы шартлаудан соң, әлеге канунны тиз-тиз генә кабул иттеләр.

Русиядә террорчы китергән зыянны туганнары капларга тиеш булачак. Әлеге канунның тиз-тиз кабул ителүен кайберәүләр Сочида узачак Олимпиада белән, икенчеләре Волгоградтагы теракт белән бәйли.

Сочида Олимпиадага берничә ай калып барганда Русия президенты Владимир Путин террорчы китергән зыянны туганнары, якыннары капларга тиешлеге турындагы канунны имзалады. Документ нигезендә, әгәр террорчының туганнары мөлкәтенең кануни туплануын дәлилли алмаса, аларның тупланган барлык байлыклары хөкүмәткә тапшырылачак. Шулай ук террор гамәлләре эшләү өчен кайдадыр өйрәнүләр узган өчен ун елга иректән мәхрүм итү карала.

Сәясәт белгече Руслан Айсин әлеге канунны гамәлгә ашыру бик авыр булуын әйтә.

«Мәхкәмә террорчының туганнары, гаиләсе белән аралашуын, элемтәдә торуын исбатларга тиеш. Бу бик четерекле мәсьәлә.

Аннары бу Каквказ халыкларына каршы канун, чөнки анда туган-тумачалык бик көчле. Түрәләр бу канун гамәлгә ашырылса имеш террорчылар яисә хакимияткә каршы булган мөселманнар хөкүмәткә каршы ниндидер гамәлләр эшләмәячәк дип саный. Бу инде куркыту өчен эшләнгән.

Шулай ук ул Конституциягә каршы килә, чөнки аның нигезендә һәрбер җинаятьче үзе өчен генә җавап бирә ала. Шуңа күрә бу канунны хокук яклаучылар Конституция мәхкәмәсенә бирергә, экспертиза ясарга тиешләр. Мондый канун Израилдән башка беркайда да юк.

Террорчы кайчан да булса кунган яки кунак булган кешене дә хакимият аның ярдәмчесе дип билгеләп җәзага тарта ала. Бу бигрәк куркыныч әйбер.

Әлеге канунны Волгоградтагы хәлдән соң тиз-тиз генә кабул иттеләр. Интернеттагы видеодан күрүебезчә Волгоградта автобустагы шартлау бик сәер килеп чыккан. Бу интихарчы кыз анда бөтенләй булмаган, диләр”, ди ул.

Кадыйров тәҗрибәсен Путин куллана

Дагыстанда инде сәләфи мөслимәләрдән ДНКаларын ала башлаганнар. Бу аларның интихарчы булу очрагында шәхеснең кемлеген тизрәк ачыклау өчен эшләнә икән. Билгеле булганча берничә ай элек Төньяк Кавказ сугышчылары башлыгы Доку Умаров Сочидагы Олимпиадада теракт оештыру белән куркыткан иде.

Әйтергә кирәк, Чечняда террорчыларның гаиләләрен эзәрлекләү гадәте инде күптәннән килә. Ингушетия белән Дагыстаннан аермалы буларак, хәзер әлеге республикада терактлар турында бик сирәк ишетергә туры килә.

Jamestown Foundationда Төньяк Кавказ белгече, Парижда яшәүче Майрбек Вачагаев сүзләренчә, әлеге тәҗрибәне хәзер бөтен Русиядә кулланырга уйлыйлар.

“Владимир Путин Чечня тәҗрибәсен барлык Төньяк Кавказга тарата. Әлеге канун турыдан-туры Төньяк Кавказдагы сугышчыларга каршы эшләнгән”, ди ул.

Вачагаев сүзләренчә, Чечня кебек мөселман республикаларында туган-тумачалар дигәндә бөтен нәсел истә тотыла һәм ул моны Сталин заманына кайту дип саный.

“Ул чорда да җинаять өчен күпләп җавап бирү каралган булган. Путинның Сталин чоры тарафдары булуын тагын бер кат күрдек”, ди ул.
XS
SM
MD
LG