Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Зиланткон" Казанга ни бирә?


Җыеннан бер күренеш
Җыеннан бер күренеш

Халыкара "Зиланткон" форумы инде 23нче тапкыр бөтен Русиядән килгән фэнтэзи сөючеләрен җыя, ләкин Татарстан башкаласына аннан файда бармы?

4 ноябрьдә Казанда Халыкара "Зиланткон" җыены тәмамланды. Форум илнең төрле шәһәрләреннән килгән ике меңгә якын фэнтэзи, толкинистика һәм рольле уеннарга мөкиббән китүчене бергә туплады. Дүрт көн дәвамында алар програмның төрле чараларында катнаштылар.

"Зиланткон" беренче тапкыр Казан фантастика сөючеләр клубы һәм Казан дәүләт университеты ярдәмендә уза. Риваять буенча Казан янында яшәгән Зилант аждаһасына багышлап җыенга Зиланткон исемен кушалар. Форумның эчтәлеге дә күбесенчә төрле риваятьләр, легендалар, әкияти персонажлар, сугышчылар, уйлап чыгарылган халыклар турында.

Быелгы форум җиде өлешкә бүленгән иде: музыка, әдәбият, спорт, уеннар, хәйрия, турнирлар һәм шоу бүлеге. Шулай ук җыен кысаларында фэнтэзи юнәлешендә иҗат итүче язучылар белән очрашулар булды.

Ләкин “Зиланткон” әлеге юнәлешне сөючеләр өчен зур бәйрәм булса да, Казанга яки Татарстан халкына аннан ни файда?

Әлбәттә, мондый зур форум – туристларны җәлеп итү чарасы. Җыенга ел саен меңләгән кеше туплана. “Зиланткон”ның узу урыны аерым игътибарга лаек. Төп чаралар Казанның “Соцгород” районында урнашкан Ленин исемендәге мәдәният йортында уза. Иске районнарның берсе булган “Соцгород” үзенең караңгы, күңелсез, шомлы булуы белән дан тота. Елга бер тапкыр аңа “Зиланткон” десанты төшеп тирә якны ямьләндерә. Гадәттә яшьләр сыра эчеп утырган бакчаларда борынгы патшабикәләр, урта гасырлардан кайткан кораллы сугышчылар, викинглар, эльфлар йөри башлый.

"Зиланткон" персонажлары
"Зиланткон" персонажлары
“Соцгород бу җыенның үзәге булуына мин бик шат. Катнашучыларны Белинский урамында күрергә була. Акыллы, рухи яктан бай кешеләргә ошыйлар. Әлбәттә бу юнәлеш гади, "соры" халык өчен түгел. Аның үз аудиториясе бар. Ләкин шул соры, прагматик чынбарлык арасында фэнтэзи сөючеләрнең дә булуы кешеләрнең матди байлык тупларга теләүчеләргә әверелеп бетмәвенә өмет сала”, - дип интернет форумнарда тәэсирләре белән уртаклаша Соцгородта яшәүче Матвей Левинзон.

Әлбәттә, Казанда узгач әлеге форумда нинди дә булса милли төсмер көтәсең. Төп юнәлеше фэнтэзи булганга күрә анда миллилек җуелган. Ләкин шулай да “Зиланткон”да тәкъдим ителгән әдәбият арасында татар авторлары да була алыр иде. Татарстанда бу юнәлеш шактый аксый.

Музыка белән дә шул ук хәл. “Зиланткон” ул аерым юнәлеш һәм бу жанрда иҗат итүчеләр өчен бик яхшы мәйдан. Ләкин анда яңгыраган җырлар күбесе русча. Татарча да була алыр иде, ләкин янә бу җанрда иҗат итүче юк.
XS
SM
MD
LG