Accessibility links

Кайнар хәбәр

Казан татарлары кырымтатар җитәкчесен котлады


Сулдан уңга: Айшә Хәлилова, Рифат Чубаров,
Илмир Темиргалиев, Равил Сунюков, Халидә Казак
Сулдан уңга: Айшә Хәлилова, Рифат Чубаров, Илмир Темиргалиев, Равил Сунюков, Халидә Казак

4 ноябрьдә Кырымдагы Идел буе татарларының "Идел" берләшмәсе һәм "Туган тел" бөтенукраин татар мәдәни үзәге рәисе Илмир Темиргалиев Кырымтатар мәҗлесе рәисе итеп сайланган Рифат Чубаровны бу вазифага сайлануы белән котлады.

Илмир Темиргалиев җитәкчелегендә делегация Акмәчеттәге мәҗлестә Рифат Чубаров белән очрашып, аңа татарларның милли ризыгын - чәк-чәк тәкъдим итте.

"Без кырымтатарларның төрле җәмәгать оешмалары белән эчке элемтәләрне ныгыту буенча сезнең позициягезне яклыйбыз. Кырымтатарлары һәм Казан татарлары арасында дуслыкны, төрле мәсьәләләрдә уртак карашларны ныгыту бөтен Кырым файдасына булыр", диде Илмир Темиргалиев.

Очрашу барышында “Идел” берләшмәсе әгъзасы Халидә Казак Бөтендөнья татар конгрессы рәисе Ринат Закировның Рифат Чубаровка конгресс исеменнән юллаган котлавын укып ишеттерде.

"Рифат Чубаров кырымтатар теле, мәдәниятенең яклаучысы, кырымтатар матбугатының тәрәккыяте өчен зур көч куйган танылган шәхес. Яңа вазифада Рифат Чубаров эләккегечә принципиаль һәм хәрәкәтчән булачагына, безнең халыкларның тыгыз, дустанә һәм җылы мөнәсәбәтләрен саклаячагына ышанабыз", диелә котлауда.

Рифат Чубаров котлаулар өчен рәхмәтен белдереп, Кырым һәм Казан татарлары арасында булган мәдәни, гыйльми, традицион дустанә элемтәләр алга таба да уңышлы һәм конструктив булачагын сөйләде.

Очрашу вакытында Казан-Кырым элемтәләре буенча фикер алмашу булды. Илмир Темиргалиев Кырымда яшәүче Идел буе татарлары Кырым–Казан арасында бер күпер сыман булулары, сугыштан соң Кырымга Акъярны (Севастополь) торгызу өчен Татарстаннан өч эшелон кеше китерелгәне, Кырымда 11 мең Идел буе татарлары яшәве хакында сөйләде.

Рифат Чубаров Казанда күрсәтелгән "Хайтарма" фильмын яшьләр яхшы кабул иткәннәрен, гомумән, Казанда татар яшьләре арасында милләтне кайгырткан буын үсеп килгәне хакында ишеткәнен сөйләде. Илмир Темиргалиевның улы Рөстәм Темиргалиев Кырым хөкүмәтенең вице-премьеры булуын хуплап “Ул тагын да үсәргә тиеш”, диде. Шулай ук ул Кырым-Казан эшкуарлары арасында элемтәләр булдыру эшен дә юлга кую тәкъдимен ясады.

Очрашуда “Идел” ассоциациясе әгъзалары Равил Сунюков, Халидә Казак, яшьләр бүлеге җитәкчесе Айшә Хәлилова, мәҗлес әгъзасы Диләвәр Аккиев катнашты.

Шуны да әйтәргә кирәк, Бөтендөнья татар конгрессы рәисе Ринат Закиров 2008 елда Кырымда Мәҗлес рәисе Мостафа Җәмилев белән очрашып сөйләшкән иде. Моннан соң Конгресс һәм Кырымтатар мәҗлесе арасында хезмәттәшлек хакында аңлашма әзерләнгән иде, ләкин ул имзаланмый калды.

"Ике як утырып бу аңлашманы Русия, Украина кануннары нигезендә әзерләгән иде. Аны имзалауны Казанда яки Кырымда планлаштырган идек. Аннары Ринат Закиров Кырымга бөтендөнья кырымтатар конгрессына килгәндә (2009 ел) имзаланачагы планлаштырылган иде, ләкин ул Кырымга килә алмады. Шул вакыттан бу аңлашма имзаланмыйча калды", диде Азатлык радиосына мәҗлеснең тышкы эшләр бүлеге җитәкчесе Али Хәмзин.
XS
SM
MD
LG