Accessibility links

Кайнар хәбәр

Туристлар Казан һава аланы аша Русиягә визасыз 72 сәгатькә керә алачак


Транзит белән килгән туристларга Русиядә визасыз 72 сәгать торырга рөхсәт бирәчәкләр. Бу хакта яңа канун өлгәсе әзерләнә. Проект Германия, Кытай, АКШ, Бөекбритания, Италия, Испания, Франция, Швеция, Сингапур, Япония, Польша, Канада, Һолландия, Австрия, Бельгия, Финляндия, Австралия, Греция, Швейцария ватандашларына кагыла.

Визасыз чит ил ватандашларын 72 сәгатькә керткән һава аланнары исемлеге дә расланган. Аларга Мәскәү, Петербур, Казан, Владивосток, Екатеринбур, Калининград, Новосибирски, Сочи, Хабаровски шәһәрләренең һава аланнары керә.
XS
SM
MD
LG