Accessibility links

шимбә, 10 декабрь 2016, Казан вакыты 10:04

Төмән районының Индрәй авылында әтисе үлгән, әниле килеш апасында яшәүче Ренат “Бездә ятим бала юк” акциясе ярдәмендә кышкы киемле, урын-җирле булды, аның хәзер үз өстәле, шкафы бар.

Яшәү шартлары никадәр яхшырса да, зарланулар бер дә кимеми шикелле. Ә рәхимсез тормышта кайгыртучысы, таянычы булмаган, өстәвенә мөстәкыйль тормышның ачысын-төчесен, бар михнәтен татырга өлгергән ятимнәрнең нәрсә кичерүен әйтеп торасы да юк. Аларның да татар булганнарының язмышын кайгырту мәсьәләсендә өлкә татар Конгрессы ярдәм кулын сузарга булды һәм “Бездә ятим бала юк” акциясен башлап җибәргән иде. Бу акциядә төмәннәр теләп катнашалар, йөзәр мең сум биргән эшмәкәрләр дә, татар концертларында тартмага сәдака салучы халык та читтә калмады. Баштарак тартманы рәт саен җибәрүне яратмыйча кабул итүчеләр булса да, хәзер һәркем ияләште, сәдака салу өчен концертларга махсус килүчеләр дә бар. Ә җыелган акча өлкәбезнең аксакалы, танылган җәмәгать эшлеклесе Әхтәм Каюмов җитәкчелегендәге багучылар шурасында, ярдәм җентекләп тикшерелгәннән соң гына тиешле гаиләгә яисә балага җиткерелә. Акчаны балалар йортына күчерүне кирәк дип тапмады шура, турыдан-туры балага булышу күпкә нәтиҗәлерәк дип хәл иттеләр алар.

Бу акция буенча Төмән шәһәр мәдәният үзәгендә үткәрелгән Яңа ел бәйрәмен, Тубыл себер татар мәдәният үзәгендә узган Балалар көнен күпләр хәтерлиләр булыр әле. Тагын да шура карары белән Уват районының Өге авылы мулласы Әхтәм Мухаметчановның ятим калган оныкларына Тубыл шәһәрендә фатир алу өчен 300 мең сумлык ярдәм күрсәтелде.

Тубыл районының Нешшә авылында яшәүче Изил Фазылов тумыштан сәламәтлегеннән мактана алмый. Яратып өйләнгән хатыны белән бергә яшәү вакытында өч балалары туа. Ләкин хатын-кыз авызына хәмер бер керсә, аны аннан биздерәсе бик кыен икән ул. Шулай гаилә тарала, тәртипсез тормыш алып барган әнигә берсеннән-берсе кечкенә өч бала кирәкми. Тик ерактагы саз артындагы авылда яшәүче сәламәт түгел әтигә мәхкәмә юлларын үтәсе, анда да балаларны үз тәрбиясенә аласы бер дә җиңел түгел, алай гынамы – мөмкин түгел хәтта. Чөнки илебездә халык белән эшли торган белгечләрнең ярдәм кулын сузарга атлыгып тормаулары һәркемгә билгеле. Монда да шулай килеп чыга: Изил анда сугыла, монда бәрелә, тик файдасы гына юк. Менә шул вакытта, балаларны үз әтиләре белән калдыруның күпкә нәтиҗәлерәк булуын истә тотып, “Бездә ятим бала юк” проектын тормышка ашыручылар булышлык күрсәтәләр. Бигрәк тә Әхтәм Хәмит улының үтемле сүзләре, җитәкчеләр белән уртак тел таба белүе эшне алга җибәрә һәм балалар хәзер әтиләре янында, акциянең исәп-хисап счетыннан ай саен берәр мең акча да күчерелә.

Ренат, Әхтәм Каюмов, Фәрит Хәкимов, апасы Клара һәм туганы Динар белән

Ренат, Әхтәм Каюмов, Фәрит Хәкимов, апасы Клара һәм туганы Динар белән

Ренат Мостафин да шундый тәртипсез тормыш алып баручы әни җылысын күрергә тилмереп яшәүче балаларның берсе. Әтисе вакытсыз дөньядан киткәч, өйдә берүзе калган нарасый (әнисе аны ташлап туган йортына кайтып киткән була инде) әнисенә барып сыена. Ләкин тиешле тәрбия күрми, аннары әтисенең апасы Клара кабул итә үзен, анда җанына җылылык таба, кирәклеген тоя, кайгыртучанлык сизә. Шулай апасында үсә. Хәзер апасының малае Динар белән 7 класста укыйлар. Әнисендә пропискада торганга, бабасының пенсиясе һәм Ренатның тукландыручысын югалткан өчен бирелә торган хөкүмәт ярдәме кушылгач, аз керемле гаилә исәбенә дә кертелмиләр. Мәктәптә дә кайнар аш өчен көненә 31 сум түләргә туры килә. Тиешле хөкүмәт оешмалары бу гаиләгә игътибарны арттыргач кына, әнисе Клара Мостафинага ярдәмне алу өчен ышаныч кәгазе язып бирә.

- Бала хокук бозучы да, җинаятьче дә булып тумый. Аларны шундый тискәре гадәтләрне өстен итәргә без - өлкәннәр этәрәбез. Шуңа күрә һәркемнән - ата-анадан да, социаль тәрбиячедән, укытучыдан, хокук саклау органнары, профилактик эшчәнлек белән шөгыльләнүче һәр өлкә хезмәткәреннән дә бердәм хезмәт сорала. Без нәкъ шундый ярдәмгә мохтаҗларны күз алдында тотып эш итәбез, аларны начар юлга кертмәү өчен кулдан килгән кадәр тырышабыз, - диде Әхтәм Каюмов.

Әхтәм Каюмов һәм Фәрит Хәкимов Ренатка “Бездә ятим бала юк” акциясе кысаларында шкаф, ятак, матрас, юрган, мендәр, өстәл, урындык кебек кирәкле җиһазлар алып килделәр. Аннары кышкы киемнәр алуда булыштылар. Шул килгәндә авыл хакимиятенә кереп, баланың киләчәге өчен бердәм рәвештә барысын да эшләргә кирәклеген аңлатырга тырыштылар. Авыл хакимиятендә белгечләр, әнисен аналык хокукыннан мәхрүм итәргә документлар әзерләп җибәрелгән, бу сорау буенча эш тиешле хезмәтләр тарафыннан дәвам ителә, диделәр.

Ренат турында өендә дә, мәктәптә дә гел уңай фикерләр генә ишеттек. Тырыш, ярдәмчел, шахмат түгәрәгенә йөри, рәсем ясарга ярата, әйбәт билгеләргә генә укый торган актив, сөйкемле бу малай ныклы тәрбиягә, назга, җылы карашка, башкаларныкы шикелле кәрәзле телефонга һәм башкасына лаек түгелмени? Үзе ул алгебра, геометрия, җәмгыять белеме фәннәрен яратып укыйм, диде.

“Кем үзенә кардәш тиешле булган йә чит кешеләрнеке булган бер ятим баланы, хәлләнеп киткәнче, үз тәрбиясендә тота, шул кешегә җәннәт тиеш”, диелгән бер хәдистә. Шулайдыр, кеше баласын тәрбияләү бер дә җиңел түгелдер. Ә “Бездә ятим бала юк” акциясенә ярдәм итүче халкыбыз, аны тормышка ашыручы өлкә татар Конгрессы җитәкчеләре, акыллы киңәшләре белән шураны җитәкләүче Әхтәм Каюмовлар, бар күңелен биреп, үзенең сәламәтлеге яхшылардан булмаса да, шәһәр буйлап йөгереп йөреп кирәкле әйберләрне эзләүче, татар концертларында акча җыюны оештыручы Фәрит Хәкимовлар ярдәме белән Клара Мостафина, Изил Фазылов, Әхтәм Мухаметчанов кебек изге җаннарның бала, туганнары язмышы өчен җавап бирергә алынулары мөһим, татарыбызга хас күренеш.

Гөнаһсыз сабыен тирән кичерешләргә тарыткан, күрәләтә бәхетсезлеккә дучар иткән әниләр, ятимнәрнең хәлен аңларга теләмәүче миһербансыз бәндәләр очрамасын иде. Нинди газаплы сугыш елларында да балалар гаиләдә үскәннәр, сугыш афәтендә, ачлыктан, авырудан үлгән туганнарының сабыйларын да үз канат асларына сыйдырганнар. “Бездә ятим бала юк” проекты шурасы әгъзалары ятимнәр турында аларга хәбәр итүне үтенәләр.

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG