Accessibility links

сишәмбе, 6 декабрь 2016, Казан вакыты 13:18

Рөхсәт булмауга карамастан Татарстан коммунистлары шәһәр үзәгенә җыелачак


Татарстан коммунистлары Казан хакимиятенең тыюына карамастан 7 ноябрь һәм республика Конституциясе көне уңаеннан чәршәмбе көнне шәһәр үзәгенә җыелачак.

КПРФ башлыгы Хафиз Миргалимов сүзләренчә, алар башта Ирек мәйданында йөреш уздырырга планлаштырган, әмма “Җыеннар турында”гы канунга сылтап моңа рөхсәт бирелмәгән.

Рөхсәт булмауга карамастан, алар чәршәмбе көнне Казанның Вахитов һәйкәле янына җыелачагын әйтте.

Шулай ук коммунистлар дүшәмбе көнне тәре йөрешенә рөхсәт бирелү, ә аларга бирелмәүгә канәгатьсезлеген белдерде.

XS
SM
MD
LG