Accessibility links

дүшәмбе, 5 декабрь 2016, Казан вакыты 13:34
Pussy Riot төркеменнән Надежда Толоконникова Красноярски төбәгенең Нижний Ингаш авылындагы колониягә күчерелгән. Бу хакта твиттерда аның ире Петр Верзилов «Агора» хокук яклау оешмасы җитәкчесе Павел Чиковка нигезләнеп яза.

Сишәмбе иртән Русиядә кеше хокуклары өчен җаваплы Влдаимир Лукинга җәзаларны үтәүне контрольдә тоту идарәсендә Толоконникованың үзен уңай хис итүен һәм тиздән яңа колониягә күчереләчәген әйткәннәр.

Инде җомгадан бирле Мәскәүдәге җәзаларны үтәүне контрольдә тоту идарәсе бинасы каршында ялгыз пикетлар уза. Анда катнашучылар Толоконникованың кайда тотылуын хәбәр итүләрен таләп итә.

XS
SM
MD
LG