Accessibility links

сишәмбе, 6 декабрь 2016, Казан вакыты 22:56

Күпләр өчен Дума депутаты, зур гәүдәле боксчы Николай Валуевның Чаллыга килеп “Шифа” сәүдә комплексы оештырган турнирда шәрәфле кунак булып катнашуы зур яңалык булмады. Ә менә шушы шәһәрдә татарның милли ризыгын үзенә кулай булган сүзләр белән атавы, мыскыллавы матбугатта яктыртылмады диярлек.

Чаллы матбугаты йөзе-чырае, буе-сыны, бокстагы уңышлары белән танылган Николай Валуевның бирегә килеп бөтенрусия турниры дип аталган чарада “Исянмесез, дорогие друзья” дигән сүзләренә генә зур игътибар бирде. Бик күп матбугат чаралары Валуевка бирелгән сорауларны, аларга булган җавапларны яктыртуны кирәк санамады. Шулай да бушлай таратыла торган “Единство” реклам газетында Николай Валуев белән булган әңгәмәнең бер өлеше бәян ителде. Шул әңгәмәнең эчтәлегенә тукталабыз.

Чарада катнашкан журналистлар арасыннан сорау:

– Николай Сергеевич, сездә татар тамырлары бар дип язалар...

– Чынлапмы? Шулай язгач дөрестер инде (көлә). Беләсезме, мин үземне кайдадыр шәрәфле татарлар арасында күрдем! Петербурда Сабантуй даими уздырыла. Бу бәйрәмдә еш булам. Шуннан бирле шәрәфле татар булып калганмындыр инде.

– Татар милли ашлары белән танышырга өлгердегезме әле?

– Әйе, ат итеннән пешергән ашларны, баллы әйберләрне татып карадым. Чәкчәкне, мин, мәсәлән, “чукча” яки “чук һәм гек” дип атыйм, өйгә Татарстаннан гел алып кайтам. Бик тәмле һәм аны тәмләп ашыйм.

"Единство" газеты

"Единство" газеты

Николай Валуев белән шушындагы сорау-җавап барышында аның бирегә килер алдыннан Чаллы белән Чабаксарны буташтыруы, Твиттерда аңлашылмаган нәрсәләр язуы уңаеннан да сораулар бирелә. Анысына “урыс гигант”ы (буе 2 метр 13 см.) болай җавап бирә:

– Монысы аңлашылмаучылык булгандыр. Соңыннан билгеле булганча, бу аңлашылмаучылык бик күпләрне тетрәндергән. Твиттерда миңа язарга булышучы ярдәмчем шалтыратты да әйтә: “Сине Чабаксарда (шау-шу аркасында шулай ишетелде) көтәләр дип язалар. Җавап бирәм: “Мин Татарстанга барам. Чабаксарга - юк”.

​Әлеге язманы “Единство” газеты хәбәрчесе Юлия Подыниглазова әзерләгән. Аның мәкаләсе менә мондый юллар белән тәмамлана: ”Барысы да спорт белән генә бетмәде. Турнир ачылып бер сәгать үтәр-үтмәс “урыс гиганты” Николайны инфраструктура объектларын күрсәтергә алып киттеләр. Ярым буш трибуналарның тагын яртысы Валуев китүгә, җил белән өргәндәй, юкка чыкты”.

Кызганыч, безгә Валуев катнашындагы чарада булырга насыйп итмәде. Газетның 31 октябрь санында шушы язманы әзерләгән Юлия Подыниглазова белән элемтәгә кергән идек һәм ул чәкчәккә, “чукча”га, “Чук һәм Гек”ка кагылышлы сүзләрнең дәүләт Думасы депутаты Валуев тарафыннан әйтелүен раслады, диктофонга яздырылуын һәм саклануын белдерде.

Николай Валуев тарафыннан татар ризыкларының исемнәрен үзгәртеп әйтү уңаеннан без Милли Мәҗлес рәисе урынбасары Фаик Таҗиев фикерләрен дә белдек.

Фаик Таҗиев

Фаик Таҗиев

"Думага депутат булып кертелгән Валуев беренчедән чукча халкын мыскыл иткән, икенчедән - татар ризыгын. Бу депутатның наданлыгын да күрсәтә. Аның кулына башта ук стакан белән дуңгыз мае гына тоттырасы булган. Бездә шулай бит, Пугачева килсә дә, Панин килсә дә, кулларына зур бүләкләр тоттыралар, барысын да чәкчәк белән каршы алалар, сыйлыйлар. Менә әҗере. Ә бит һәр дәрәҗәдәге Конституцияләрдә “милләтләрне, кешеләрне мыскыллауга юл куелмый”, диелә."

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG