Accessibility links

Кайнар хәбәр

Казанда яңа төзелгән шәхси йортларны җимермәкчеләр


Казанда яңа төзелгән йортларны җимермәкчеләр
please wait

No media source currently available

0:00 0:05:34 0:00

Хакимият Казанда яңа төзелгән йортларны җимермәкче

Казанның Яңа Сосновка бистәсендә төзелгән ун шәхси йортны хакимиятләр канунсыз төзелгән дип җимерергә җыена. Татарстан мәхкәмәләрендә уңай нәтиҗәгә ирешә алмаган йорт хуҗалары гаделлекне кайдан эзләргә дә белми.

Гомәр Галләмов канунсыз төзелгән дип җимерү карары чыгарылган ун йортның дүртесенең хуҗасы. Ул бу йортларны төзү өчен җир кишәрлеген 2011 елның мартында "Тектоник" ширкәтеннән сатып алган. Әлеге җир кишәрлекләрен Казан башкарма комитетының тиешле органнарыннан теркәтеп кадастр номерларын да алуга ирешкән. Ягъни Казан хакимияте әлеге җирләрдә шәхси торак йортлар төзү өчен рөхсәтне биргән. Алай гына да түгел, су һәм газ кертелүенә дә каршы килмәгән. 2012 елның апрелендә бу җирләрдә шәхси торак төзү өчен Казан шәһәре думасының карары чыккан. Нәтиҗәдә Галләмов Казан шәһәре түрәләре биргән документка нигезләнеп әлеге җир кишәрлекләрендә йортларын бер җәйдә күтәреп тә куйган.

Тик ни гаҗәп, шуны гына көткәннәр диярсең, 2012 елның августында Галләмовка прокуратурадан бу җирләрдә шәхси торак төзергә ярамаганлыгы турында документ килеп төшкән. Әлеге документта бу җирләрдә торак төзергә ярамаганлыгы, бу мәйданның Горбунов исемендәге заводның очкычлар төшәргә мөмкин булган "запас аэродром" булуы белгертелгән.

Йорт хуҗалары исә моны берничек тә аңлый алмый. "Безгә бу җир кишәрлекләренең кадастр паспортлары бирелгән вакытта беркем дә әлеге җирдә шәхси торак төзергә ярамаганлыгын әйтмәде, безне кисәтмәде. Документлары бирелде. Әйтелгән булса, без ни өчен белә торып монда торак төзер идек, башка урыннан җир алып шунда йортларыбызны күтәрер идек, дип белдерә җир ияләре.

Әмма эш моның белән тукталып калмаган. Башта тиешле документларга кул куеп бу йортларга су, газ кертүгә рөхсәт биргән Казан шәһәр хакимияте йорт хуҗаларын канунсыз җиргә йорт төзүдә гаепләп мәхкәмәгә биргән. Мәхкәмә шәһәр хакимиятен дөрес дип тапкан. Бу карарны Татарстан Югары мәхкәмәсе дә 2013 елның августында кабул иткән карары белән үз көчендә калдырган, шулай ук йорт хуҗаларының кассация шикаятьләре дә 18 октябрьдә кире кагылган.

Нәтиҗәдә хәзерге вакытта Горбунов исемендәге Казан авиация җитештерү берләшмәсенең запас аэродромы җирләре дип барылган урында төзелгән ике катлы газы, суы кергән, кадастр пулатыннан кадастр паспортлары булган йортлар җимерелүне көтә. Ягьни дәүләт бер кулы белән бирә, икенче кулы белән ала дигәндәй. Күрсәтелгән сәбәп - запас аэродром янында төзелгән бу йортларга очкычларның килеп төшү куркынычы бар икән. Ләкин шул ук вакытта бу "канунсыз төзелгән" йортлар янында элегрәк төзелгән 150гә якын йортка бу куркыныч янамый булып чыга. Чөнки бу йортларның шактыенда Татарстан түрәләре үзләре яисә туганнары гомер кичерә. Менә хикмәт нәрсәдә. Шулай ук бистәнең генә түгел Казанның бер өлешен дә су белән тәэмин иткән водоканал да әлеге "канунсыз йортлар" линиясендә урнаша. Тик килеп төшергә мөмкин булган очкыч аны да читләтеп үтеп нәкъ менә шушы "канунсыз" төзелгән йортларга төшәргә тиеш булып чыга.

Җимерелү карары чыгарылган йорт ияләренең адвокаты Раилә Сәгыйтьҗанова исә бу йортларны җимерү карары артында башка сәбәпләр булуы турында әйтте.

"Минемчә бу йортларның җиренә дәүләт бик кызыга. Хәзер бик кешегә әйтелми генә "Көнчыгыш дугасы" дип аталган бер проект тормышка ашырыла. Бу проект буенча әлеге "канунсыз" дип табылган җир кишәрлекләре "Көнчыгыш дугасы" проекты җирләре эченә кергән. Һәм әлеге проектны раслау өчен бу кишәрлекләр комачаулый. Нәтиҗәдә хакимият бу йортларны җимереп әлеге җирләрне канунсыз теркәлгән дип тартып алачак һәм күп катлы йортлар төзү өчен "Көнчыгыш дугасын" тормышка ашырачак".

Сәгыйтьҗанова сүзләренчә, дәүләт әлеге "канунсыз төзелгән" дип барган йортларны җимерә калган очракта нинди дә булса компенсация түләү турында сүз дә кузгатмый.

"Хакимият бу йортларны салучыларны бар нәрсәгә дә үзегез гаепле дип бара. Кешеләрне йортсыз, бер тиен акчасыз урамга куып чыгармакчы булалар", ди ул.

Гомәр Галләмов Татарстан мәхкәмәләренең юлларын таптап минем хакимияткә ышанычым калмады, дип белдерә.

Ул барлык бу хәлләрдән Казан шәһәр хакимиятенә бәйле баш архитекторлык идарәсен җаваплы тота. "Бу оешма баштарак "мәгълүмат хаты" дип аталган документны безнең файдага язган булса, мәхкәмә эшләре башлангач әлеге документны киресенчә яза башлады. Мин барлык әлеге гаделсезлекләргә каршы беркемнән, бер оешмадан да яклау таба алмыйм. Соңгы өметем Русия Югары мәхкәмәсенә калып бара", дип белдерде ул Азатлыкка.

Гомәр Галләмов һәм үзе кебек гаделсезлеккә дучар калучылар киләсе атнадан Казанда пикетлар оештырырга, федераль каналларга мөрәҗәгать итәргә уйлый. Буа шәһәрендә булган ветеран йортларын төзүдә булган канунсызлыкларны ачыклаган кебек, бәлкем Мәскәү дә Татарстанда безгә карата алып барылган гаделсезлекләрне фаш итәр дип уйлый алар.
XS
SM
MD
LG