Accessibility links

Казанда коммунистлар митингы узды


Коммунистлар митингы Казанның Мулланур Вахитов һәйкәле янында узды, чөнки Ирек мәйданында үткәрүгә рөхсәт бирелмәде.

Чарада «Кояш» лицее укучылары катнашты. Әлеге мәктәпкә ябылу куркынычы яный. Шулай ук Займище бистәсе халкы да митингка килгән иде. Алар тиз йөрешле Мәскү-Казан поезды тимер юлы төзелешенә канәгатьсезлеген белдерә.

Митингта шулай ук балалар бакчаларына түләү артуга каршы да берничә чыгыш булды. Чара азагында Татарстан коммунистлары фиркасе башлыгы Хафиз Миргалимов резолюциягә барлык әлеге мәсьәләләрнең кертелүен әйтте һәм проблемнарны Татарстан Дәүләт шурасының якындагы утырышында күтәрергә вәгъдә итте.
XS
SM
MD
LG