Accessibility links

якшәмбе, 11 декабрь 2016, Казан вакыты 11:04

Мәсгүдә Шәмсетдинова: "Милләтне нефть аша түгел, сәнгать аша беләләр"


Мәсгүдә Шәмсетдинова

Мәсгүдә Шәмсетдинова

9 ноябрьдә Америка башкаласы Вашингтонда татар мәдәниятенә багышланган кичә узачак. Анда татар классик музыкасы һәм дини җырлар – мөнәҗәтләр турында сөйләшәчәкләр. Чараның лекторы – АКШта яшәүче композитор Мәсгүдә Шәмсетдинова.

Чарада музыка турында гына сөйләшеп калу түгел, татар ризыклары да тәкъдим ителәчәк. Боларның барысын The Tatar DC җәмгыяте оештыра.

Мәсгүдә Шәмсетдинова – танылган композитор, берничә классик әсәр һәм җырлар авторы. 2002 елда Шәмсетдинова Казаннан Американың Сиэтл шәһәренә барып төпләнә. Бүген дә ул татар әсәрләре язуын туктатмый. Кичә нинди рухта үтәчәк Композитор иҗатында нинди яңалыклар бар? Татарлар кем ул? Болар хакында Мәсгүдә ханым “Азатлык” радиосына сөйләде.

– Мәсгүдә ханым, бу кичәне оештыру идеясе кай тарафтан килде?

– Үзем дә бу хакта уйлап тора идем әле, кемнең башына бу идея килгән икән, дип. Моңа кадәр Сиэтлда да, Сан Францискода да, Нью Йоркта да чыгыш ясаганым булды. Менә хәзер Америка башкаласы Вашингтонда чыгыш ясау тәкъдиме булгач, бераз каушап калдым, чөнки шәһәрдәге татарлар белән бер дә таныш түгел. Шулай да бу очрашуга чакыруга бик сөендем. Бик ныклы итеп әзерләнәм, материаллар алып килергә җыенам.

Хәзерге вакытта “Тамгалар” дигән яңа әсәремне язып маташам. Татарның нинди символлары бар? Безне татар буларак нәрсә билгели? Бу хакта да сөйләргә исәбем бар. Очрашуга киләчәк халык төрле икәнен әйттеләр, шуңа күрә төрле телләрдә лекция сөйләргә туры килер, мөгаен. Шәхсән үзем өчен бу зур проблем түгел. Татарча да, урысча да, инглизчә дә, төрекчә дә аралаша алам.

– Кичәдә музыкаль өлеш каралганмы?

– Очрашуда иң төп мәсьәлә – татарлыкны ничек саклап калу. Шуңа күрә биредә композитор буларак кына түгел, ә милләт темасын да күтәрергә җыенам. Музыкаль өлеш өчен кайгыру кирәкмәс. 30 ел буе татар фольклорын җыеп йөреп, тәҗрибә тупладым. Әгәр бу хакта сөйләсәм, очрашудан чыгып китүчеләр булмас дип ышанам. Күп мәртәбә халык алдында лекция укыганым булды, әле берсеннән дә “күңелсез булды” дигән сүзләр ишеткәнем булмады. Чарага килгән татарларның музыкага мохтаҗлыгын, сусавын басырга ниятлим.

– "Тамгалар" әсәре турында сөйләп китмәссезме? Бу әсәрне кайсы оркестрга тапшырырга уйлыйсыз?

– Беренче чиратта, әсәрне бөтен татар халкына һәм, гомумән, Татарстанга тапшырачакмын. Республиканың симфоник оркестры башкарыр дип өметләнәм. Татарстан тамашачысы алкышлары минем өчен күпкә мөһимрәк. Татарны билгеләүче символлар бихисап. Татарга татарны аңлау өчен күп кирәкми. Күз карашлары, авыз ачуларыбыз, иң башларыбызны селкетү. Милләтебез шул тамгалардан хасил була. Кая гына барсам да, татар тамгаларын күзәтәм, күрәм һәм шуларны музыкага әйләндерәм.

– Америкада татар музыкасын пропагандалау эшләре ничек бара? Халык көйләребез белән таныша башладымы?

– Американнар музыкага бик һәвәс халык, шуңа күрә музыканы яхшы уңай кабул ителә. Алар үзләре дә бит күчмә халык, шуңа күрә музыкаль нигез безнеке белән охшаш. Үземнең көчемнән килгәнчә тырышам, әмма бу эштә үзем генә түгел, ә башкаларның да катнашуы кирәк. Мәсәлән, интернетта татар радиосын ачып җибәрдем – tatarica.com. Шулай ук Сан Францискода бер радио белән якыннан аралашам, алар татар-башкортлар көе белән кызыксыналар. Миннән музыканы алып даими рәвештә куеп торалар. Әйткәнемчә, бу эш белән ялгызым гына шөгыльләнә алмыйм. Композитор буларак, үземнең дә эшем күп. Әсәрләр язу күп вакыт таләп итә. Татар музыкасын халыкара дәрәҗәгә җиткерү өчен, күп адымнар кирәк.

Милләтне нефть аша түгел, ә сәнгать аша беләләр. Бездә нефть бар, без нефтьле халык дип горурлану кирәкми, әлбәттә. Әгәр татарларны дөньяда танытырга телибез икән, шигырьләрне, әдәби әсәрләрне инглиз теленә тәрҗемә итәргә кирәк. Аларның күбесе тәрҗемә ителмәгән бит. Татар сәнгате турында китаплар еш чыкмый. Тукай әйткәнчә, һәммә татар халыкка хезмәт итәргә тиеш. Татарлар чынлап та бик гүзәл милләт. Биредә төрле милләтләрдән бишек көйләрен җыям, хәзер инде 300ләп җыелды. Шулар арасында татарларны төшеп калган диеп булмый. Монда Америкада милләтебез өстендә “старший брат” булмагач, бөтенесе дә бертигез.

– Сез Америкадагы тормышыгыз белән канәгатьме?

– Америкада иҗат белән шөгыльләнергә уңайлы. Үзем яшәгән Вашингтон штатын мактарга яратмыйм, әмма биредәге табигать бик гүзәл. Якында океан бар. Хәзер заманасы үзгәрде. Америкадан Казанга бик тиз кайтып җитәм. Ә менә Казаннан Башкортстандагы туган авылыма кайту хәтта озаграк вакыт ала. Вакыт төшенчәсе үзгәрде.

Кайда яшәү минем өчен мөһим түгел. Бу планета – минем зур йортым. Бу дөньяга килгәнбез икән, кайда да яшәргә хокукыбыз бар. Әлбәттә, күңелгә иң якыны булып туган авылым кала бирә.

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG