Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Ваһһабилар коткысы Миңнехановны кармакта тоту өчен таратыла"


Үзләрен "Татарстан мөҗәһидләре әмире" дип атаучылар әледән-әле видеомөрәҗәгатьләр белән чыга
Үзләрен "Татарстан мөҗәһидләре әмире" дип атаучылар әледән-әле видеомөрәҗәгатьләр белән чыга

Татарстанда тагын бер радикал ислам агымы барлыкка килүе әйтелә. Моңа кадәр булган ваһһабилар, сәләфиләр, нурчылар, хизбутчылар да үз тәэсирен арттыра икән. Кайбер белгечләр бу куркытулар артында Мәскәү тора дип саный.

Татарстанда Тәблигъчылар радикал ислам агымы барлыкка килүе турында Русия стратегик тикшеренүләр институтының Идел буе бүлегесенең конференциясендә әйтелде. Шунда ук әлеге агымга каршы көрәш турында сүзләр дә куертылды. Аеруча бу өлкәдә Бөтенрусия мөфтияте голәмәләр шурасы рәисе Фәрит Салман бик тырышып чыгыш ясаганлыгы әйтелә.

Кайбер тарафларның республикада яңа ислам агымын ачыклавы инде беркемне дә аптыратмый, чөнки Татарстан халкы ваһһабилар, хизбутчылар, нурчылар һәм тагын әллә кемнәр белән "чарланган".

Соңгы вакытта Татарстанда ваһһабиларның тагын да баш күтәрүе турында сүзләр куертыла. Ул гына да түгел, республикадан Сүриягә гыйсъянчылар ягында сугышырга китүче яшь егетләрнең барлыгы һәм киләчәктә аларның әйләнеп кайтып террорчылар рәтен тулыландырырга мөмкинлегенә басым ясала.

Мисал өчен, "Звезда Поволжья" газетасында Татьяна Сидорова Әлмәттән ислам динен кабул иткән 21 яшьлек Станислав исемле егетнең интернеттагы дәгъватларга ияреп 19 яшьлек йөкле хатыны белән Сүриягә китүен яза. Әлеге егет тәгъфирчылар хәрәкәте әгъзасы булган икән.

Монда нәкъ Әлмәтнең искә алынуы да юкка түгелдер, чөнки нефтькә бай булган бу районны радикал мөселманнарның үзәге булуы турында сүзләр күптән куертыла. Әлмәттә яшәүче Рамазан Шәйхетдинов (исеме үзгәртелде) сүзләренчә, инде шул дәрәҗәгә килеп җиткән, кайчандыр гөрләп эшләгән мәдрәсә ябылуга таба бара, мәчетләрдәге мөселманнарда да төшенкелек хөкем сөрә.

"Хәзер әкрен генә гыйлем учагын сүндерергә уйлыйлар. Дингә дә аяк чалу бара. Ныклы абруйлы хәзрәтләрне азат итеп, алар урынына читтән абруе булмаган, бу җирдәге вазгыятьне аңламаган кешеләрне китереп куйдылар һәм аларның уйларын бер Аллаһ кына белә. Бәлки Әлмәт булгач күп акчалар эшләрбез дип уйлыйлардыр. Гыйлемле хәзрәтләрне мәчет тирәсенә китермиләр.

Наил хәзрәт Сәхибҗановны мөхтәсиблектән кугач Чаллыдан Рафик хәзрәт Миңнеәхмәтовны китереп куйдылар. Ул килгәч җәмигъ мәчетендәге татарлар башка мәчетләргә таралып бетте. Җәмигъ мәчете таркала башлады. Ул мөхтәсиб хакимият белән дә "Татнефть" белән дә уртак тел таба алмады. Шуннан соң күптән түгел яшь кенә Фәһим хәзрәтне куйдылар. Ул Чүпрәледә мөхтәсиб булып торган икән. Ул яңадан Әлмәт мөселманнарын берләштерә алса яхшы булыр иде. Күп хәзрәтләр Әлмәт булгач монда акча ява дип уйлый ахры. Яңа куелган дин әһелләре халык белән уртак тел таба алмый. Мондагы халык бик үзенчәлекле, аның үз холкы бар”, ди ул.

"Звезда Поволжья" газетасы баш мөхәррире Рәшит Әхмәтов та Әлмәттә "Татнефть" урнашуы сәбәпле, бай кешеләр яши һәм аларга Казан да, Мәскәү дә указ булмавын әйтә. Әлмәтне ваһһабилар үзәге дип тотрыксызландырып Мәскәүнең "Татнефть"не кулга төшерергә теләве турындагы кайбер белгечләр фикере белән ул һич кенә дә килешми.

"Әгәр Мәскәү "Татнефть"не алырга теләсә, моңа беркем комачаулый алмас иде. Күрше Башкортстанда элекке президент Мортаза Рәхимовка 70-80 миллиард сум бирделәр дә "Башнефть"ны тартып алдылар. Монда да шулай эшли алырлар иде. Әлбәттә, “Татнефть”, "Башнефть" белән чагыштырганда, өч тапкырга зуррак”, ди ул.

Әхмәтов Татарстанда төрле радикал дини агымнарның арта баруы турында лаф ору ул республика президенты Рөстәм Миңнехановны кармакта тоту өчен эшләнә дип саный.

"Кешенең кара таплары булса аның белән идарә итүе җиңел бит. Совет заманында да шундый гадәт иде. Монда да бу радикал дини агымнар турындагы сүзләрне юк урыннан китереп чыгарлар. Барысы да ясалма.

Бу кампания Миңнехановны контрольдә тоту, хәтта аз гына куркыту өчен булдырылган. Имеш "без сине теләсә кайсы вакытта күндәмрәк кешегә алмаштыра алабыз" дияргә тырышу. Моның артында Татарстанның үсеш алуыннан көнләшү торадыр. Универсиада инде моны күрсәтте. Мәскәүнең Казанның үсешеннән куркуы сизелә. Миңнеханов ул бит чын татар һәм татарлыгын бераз яшерсә дә, уңай вакытта ул тышка бәреп чыгарга мөмкин. Хәтта әле чыгар дип тә уйлыйм”, ди Әхмәтов.
XS
SM
MD
LG