Accessibility links

дүшәмбе, 5 декабрь 2016, Казан вакыты 03:39

Татарстанда икътисади амнистия нигезендә 12 кеше азат ителгән


Русиядә октябрь башына икътисади амнистиягә 1,2 мең кеше эләккән, шуның 12се – Татарстаннан.

Барлыгы исә әлеге канун нигезендә, 13 мең бизнесмен иреккә чыгарга хыяллана.
Президент Владимир Путин икътисади җинаятьләрдә гаепләнүчеләрне иреккә чыгару турындагы бу проектны хуплауны сорап быел җәй көнне Петербурда Халыкара икътисади форум вакытында чыгыш ясаган иде.

Проект нигезендә беренче тапкыр җинаять кылучылар, зыянны түләгән йәки түләргә әзер булучылар чыгарылачак. Барлыгы алты меңләп тоткынның вакытыннан алда иреккә чыгулары көтелә. Әлеге амнистия урлашу йәки көч куллану юлы белән җинаять кылучыларга кагылмый.

XS
SM
MD
LG