Accessibility links

Матвиенко милләтләр эшләре министрлыгын төзү кирәк түгел дип саный


Бүген Русия Федерация шурасы рәисе карамагындагы Интеллектуаль милек мәсьәләләре шурасының Казанда барган күчмә утырышыннан соң, Федерация шурасы рәисе Валентина Матвиенко милләтләр эше министрлыгын булдыруга кагылышлы фикерләрен җиткерде.

“Күпмилләтле, төрле конфессия вәкилләре яшәгән Русия дәүләтендә милләтара мөнәсәбәтләр өлкәсендә дәүләт сәясәте нигезләрен эшләү белән шөгыльләнүче, төбәкләрдәге вазгыятькә күзәтчелек итүче ведомство булырга тиеш. Ул ил һәм аерым төбәкләрдәге вазгыять хакында федераль һәм төбәк парламентлары өчен еллык хисаплар әзерләргә дә тиеш. Бу ведомствода профессионаллар, белгечләр, дәүләт сәясәте идеяләрен генерацияләргә сәләтле кешеләр эшләргә тиеш”, дип китерә аның сүзләрен “Татар-информ” агентлыгы.

Русия төбәк үсеше министрлыгындагы үзгәрешләрдән соң, милли һәм конфессияара мөнәсәбәтләр мәсьәләсенә игътибар артырга мөмкинлеген элегрәк “Коммерсант” язган иде.

Төбәк үсеше министрлыгы карамагында милли һәм диниара хәлләрне күзәтү һәм 2014-2020 елга каралган максатчан программаның тормышка ашырылуын карап бару өчен мониторинг үзәк оештырылачагы һәм аның бүлекләре һәрбер Русия субъектында булачагы әйтелде.

“Алга таба Төбәкләр үсеше министрлыгында милли сәясәткә зур игътибар бирелер, ул аның төп вәкаләте булыр дип уйлыйбыз. Шуңа күрә милләтара мөнәсәбәтләргә бәйле аерым министрлык төзү кирәк түгел дип уйлыйм. Министр урынбасары вазифасына, департаментка әлеге мәсьәләгә кураторлык итүче, һөнәри яктан шөгыльләнүче вәкаләтле кешеләр килер дип өметләнәм”, диде Матвиенко.
XS
SM
MD
LG