Accessibility links

шимбә, 3 декабрь 2016, Казан вакыты 01:36

Татарстанда кайбер хокук яклау оешмалары альтернатив стратегия булдырмакчылар


Бүген Татарстанның кайбер җәмәгатьчелек оешмалары кеше хокуклары альтернатив стратегиясен булдырачакларын әйтте. Алар арасында «Агора» төбәкара хокук яклау оешмасы, Казан хокук яклау үзәге, Русия автомобиль кулланучылар федерациясенең төбәк бүлеге, армиягә уллары чакырылучы аналарның “За сыновей” дигән хокук яклау оешмасы һәм төрмәләрдә кеше хокукларын яклауны күзәтүче җәмәгатьчелек оешмасы бар.

"Вечерняя Казань" язуынча, әлеге альтернатив стратегия полициянең башбаштаклыгы контрольдә тотачак, шулай ук СИЗО, колония һәм тоткыннар тотыла торган башка урыннардагы хәлне күзәтәчәк, сүз иреге, җыеннар һәм берләшмәләр иреге белән бәйле хәлләргә игътибар бирәчәк.

Әлеге карар бәйсез хокук яклаучыларны мөһим эшләрдән читләштерергә тырышу белән бәйле.

Татарстан президенты 22 октябрьдәге фәрманы белән коррупциягә каршы көрәш шурасыннан Казан хокук яклау үзәге җитәкчесе Игорь Шолоховны һәм Казан техник университетының (КАИ) социология, политология һәм менеджмент кафедрасы җитәкчесе, сәясәт фәннәре докторы Владимир Беляевны төшереп калдырды. Ачык итеп фикер белдерүчеләрне, кеше хокукларын яклаучыларны соңгы вакытта гомумән республикада читкә тибәрергә тырышалар, диде Азатлыкка Казан хокук яклау үзәгеннән Булат Мөхәммәтҗанов.

XS
SM
MD
LG