Accessibility links

якшәмбе, 11 декабрь 2016, Казан вакыты 01:15

Уфада ачлык тотучы 75 яшьлек карчыкны хастаханәгә алып киткәннәр


Уфада Нагаево бистәсенннән бер төркем халык коммуникацияләр кертүне таләп итеп ачлык тота. Җомга көнне ачлык тотуның 18нче көнендә 75 яшьлек карчыкны хастаханәгә алып киткәннәнр. Эштә проблемнар сәбәпле, тагын дүрт кеше ачлык тотуны туктатырга мәҗбүр булган.

Ачлык чарасын оештырган Артем Семеняга «Интерфакс»ка әйтүенчә, хәзерге вакытта биш кеше ачлык тотуны дәвам итә.

21 октябрь көнне Нагаеводан ун кеше юллар төзү, өйләрне утка тоташтыру, газ кертүне таләп итеп икенче тапкыр ачлык игълан итте. Алар ачлык тотучы бер кешенең гаражында урнашкан. Протест чарасы урынында полиция кизү тора.

Уфаның Октябрь районы башлыгы урынбасары Артур Гафаров ачлык тотучыларның таләбе турында хакимиятнең белүен әйтте. Аның сүзләренчә, бу мәсьәлә каралачак, әмма ниндидер гадәттән тыш чаралар күрү өчен ихтыяҗ юк.

Нагаевода яшәүче 17 кеше беренче ачлыкны 9 август көнне үк башлаган иде. Хакимият таләпләрнең үтәләчәген вәгъдә иткәннән соң, алар аны сигезенче көнне туктатты. Әмма түрәләр үз сүзендә тормады.

XS
SM
MD
LG