Accessibility links

Татар спортчысы Бразилиядән Уфага дүрт алтын медаль алып кайтты


Әгълә Күчемов Бразилиядән алып кайткан алтыннары белән
Әгълә Күчемов Бразилиядән алып кайткан алтыннары белән

Башкортстандагы киң билгеле татар спортчысы Әгълә Күчемов Бразилиядә ветеран спортчылар арасында тиз йөреш беренчелегендә дүрт алтын медаль яулады.

Башкортстандагы киң билгеле татар спортчысы Әгълә Күчемов чираттагы зур җиңүләрен яулады. Бразилиядә ветеран спортчылар арасында узган җиңел атлетика халыкара ярышларында тиз йөрү бәйгесендә дүрт алтын медаль алуга иреште ул.

Әгълә Күчемов Бразилиядәге ярышта
Әгълә Күчемов Бразилиядәге ярышта
Бразилиянең Порту-Алегри шәһәрендә узган дөнья ярышларында 82 илдән 4 меңләп спортчы катнаша. Русиядән анда 35 кеше бара. Шуларның җидесе – Башкортстаннан. Русия такымыннан иң күп алтын медальне Әгълә Күчемов яулый. Шуның өчесе – шәхси беренчелектә, бер алтын медаль – такым ярышында җиңү өчен. Биш, ун һәм егерме чакрым арага тиз йөрештә беркемгә дә беренчелекне бирми атаклы якташыбыз.

Хәзер Әгълә Күчемовның төрле дәрәҗә ярышларда яулаган медальләре йөздән артып киткән. Тугыз тапкыр дөнья чемпионы булган легендар спортчы күпчелек медальләрен һәм шәхси спорт киемнәрен туган ягы Бакалы районындагы музеена тапшырган. Бу көннәрдә халыкара спорт остасы белән төрле матбугат чаралары әңгәмәләр оештыра. Көндәлек күнекмәләремне ясарга вакыт та калмый, дип елмая Әгълә ага.

Әгълә Күчемов Башкортстанда киң билгеле шәхес. Бакалы районының Катай исемле татар авылында туып үскән милләттәшебез, үз һөнәре буенча эшләве белән бергә спорт өлкәсендә дә искитмәле уңышларга ирешкән кеше. 76 яшенә җитеп килүче якташыбыз бүгенге көндә дә үзен 20 яшьлек чагындагы кебек сау-сәламәт сизүен әйтә.

Ул кечкенәдән спортка тартылып үсә. Мәктәптә укыганда да спортның күп төрләре белән шөгыльләнә. Унбер балалы гаиләдә үскән малай өчен авылдагы күпсанлы эшләр дә физик чыныгу бирә, билгеле. Әтисе Җәмгытдин аганы хезмәт армиясенә алганнан соң, әнисе Саимә белән бергә колхоз эшләренә дә йөрергә туры килә. Әгълә мәктәптә дә тырышып укый, бигрәк тә физкультура дәресләрен көтеп ала.

Уфага барып беренче санлы техник училищега укырга кергәч тә спортны ташламый. Киресенчә, анда зур мөмкинлекләр ачыла яшь егеткә – классик көрәш, милли көрәш, бокс, баскетбол белән дә шөгыльләнә. Бер каты авырудан соң табилар яшь егеткә җылы һавалы якларда яшәргә киңәш итә. Шуннан Әгълә Күчемов Таҗикстанга күчеп китә, сәламәтлеге өчен көрәшне үзе башлый. Чир белән алышта җиңеп чыга – 1968 елда җиңел атлетикада спорт остасы дәрәҗәсен ала. Соңгы егерме елда Әгълә Күчемов дөнья дәрәҗәсендәге атаклы спортчыга әверелде.

Ул төрле халыкара ярышларда тиз йөрештә тугыз тапкыр дөнья чемпионы була, АКШта үткән бәйгеләрдә берничә тапкыр беренче урынны ала, Европа һәм Русия күләмендәге дистәләрчә ярышларда алтын, көмеш һәм бронза медальләр яулый. Үзе спортта зур казанышларга ирешү белән бергә Әгълә ага, яшьләрне дә сәламәт яшәү рәвешенә җәлеп итә. “Әгәр мөмкинлекләр тудырылса, Башкортстанда тиз йөреш үзәген оештырып, анда тренер булыр эшли алыр идем, ди Әгълә ага.

Соңгы елларда исламга да килде күренекле милләттәшебез. Башта мәдрәсәдә ике ел гыйлем эстәде, ә соңгы дүрт елда Уфадагы Русия ислам университетында читтән торып белем ала ул.

"Кеше тулысынча сәламәт булсын өчен аның тән сәламәтлеге генә җитми. Мин шуны аңлап дингә килдем. Кеше әхлаклы, әдәпле булса, башкаларга яхшы мөнәсәбәттә яшәсә, башка өлкәләрдә, шул исәптән спортта да зур уңышларга ирешә", ди ул. Киләсе елда Хаҗ сәфәренә барырга ниятләп торуы хакында да серен чиште дөнья чемпионы.
XS
SM
MD
LG