Accessibility links

Кайнар хәбәр

Ижау балалар бакчаларында "Каз өмәсе"


Ижаудагы балалар бакчасында татар халкының милли йоласы – каз өмәсенә багышланган кичә узды. Буыннар бәйләнешен ныгыту өчен анда әти-әни, әби-бабайлар да катнаштырылды.

Суытып, беренче кар төшкәч, авылларда каз өмәләре уздырыла. Ата-бабаларыбыздан калган гадәт өмә көнне каз суйган йортта бәйрәм, җыр-моң, көлке-уен яңгырый. Шушы гадәтләрне дәвам итүне балалар бакчаларында да максат итеп куялар. Балалар белән “Каз өмәсе” дип аталган бәйрәмнәр оештыралар. Шушындый утырма Ижауның 116-нчы балалар бакчасында узды.

Татар теле белгече Рәсилә Гатауллина бәйрәмнәрне әзерләүдә сабыйларның әби-бабаларын, әти-әниләрен дә катнаштыра. Бу, беренчедән, берничә буын арасында чылбырларны ныгытуга китерсә, икенчәдән, бергәләп башкарган эш күңелдә күбрәк кала дигән фикердә тәрбияче. Шулай ук бәйрәмдә балалар белән күбрәк җырлы-биюле уеннарга игътибар бирелә.

Каз өмәсенә әбиләр үз эшләрен читкә калдырып, хәтта алъяпкыч, күлмәкләр тегеп, каз маенда коймак, белен пешереп тә килгән.

Флюра апаның ике оныгы шушы бакчага йөри. Репетицияләргә йөрергә туры килгән, җырлар өйрәнгәннәр, такмаклар. Бәйрәм яшьлегебезне, авылда шушы каз өмәләренең үтүен искә төшердек, дип сөйләде Флүрә апа Тукаева.

Филисә Әсләмованың да ике оныгы биредә. Бакчада уздырылган милли бәйрәмнәргә йөриләр. Татар теле белгеченә балалар белән чын күңелдән эшләүләренә рәхмәтле. Үзләре беренче тапкыр катнашалар.

Бәйрәмдә балалар төрле җырлар башкарды. Хәрәкәтле уеннарда катнашты. Ул уеннарда өлкән төркем балалары да, кечкенәләр дә өйрәнгән җырларын башкарды, шигырьләр сөйләде. Бу уеннарны, авыл балалары белеп, клубларда яшьтән уйнап үссә, хәзер алар белән шәһәрдә туып үскән сабыйлар да танышты.

Бакча мөдире Наталья Тарасова биредә берничә ай гына эшли. Шушындый милли бәйрәмдә әле икенче тапкыр гына катнаша. “Һәр бәйрәмдә татар халкының үзенчәлекле уеннары, җырлары, биюләре белән танышам. Музыка куйган саен, үземнең дә балалар белән тыпырдап биеп китәсем килә. Шушындый бәйрәмнәр төрле милли гаиләләрдән җыелган балаларны баета да”, диде бакча мөдире Тарасова.

Бәйрәм төрле өлешләрдән торды, әмма уеннар, җырлар, биюләр белән уралып алып барылгач, бик тиз узды. Уллары-кызларының чыгышларын күреп, өлкән буын сөенеп утырды, бәйрәмнән дә канәгатьлек хисләре белән таралды.
Шулай итеп, бакчада балалар халкыбызның тагын бер матур йоласы белән танышты. Яңа җырлар өйрәнде, күңел ачты.

Каз өмәсенә багышланган кичәдән күренешләр.
XS
SM
MD
LG