Accessibility links

Кайнар хәбәр

Поляк тормышына күчкән мөселманнар


"Вакыт" газеты тупланмасы
"Вакыт" газеты тупланмасы

"Монда исә Евкевичи исемендә бер христиан карьясе бар. Ошбу карьядә болар белән берлектә кырык-илле микъдарында әһле ислам бар имеш."

Ошбу көннәрдә юлыкдыкымыз (юлыбызга очраган) бер сәяхәтче безләргә ошбу рәвештә бер хәбәр сөйләде: "Мин ошбу сәфәремдә Волынский губернасы, Острогский өяздә (хәзерге Украинаның төньяк-көнбатышында) булдым. Монда исә Евкевичи исемендә бер христиан карьясе (авылы) бар. Ошбу карьядә болар белән берлектә кырык-илле микъдарында (санында) әһле ислам (мөселман) бар имеш.

Ошбу мөселманнар белән катышып йөрдем. Төркичә белүче юк. Үз араларында поляк лөгате (сөйләм) белән сөйләшәләр. Бар гадәтләре вә рәсемнәре полякча булып, ислам гадәтеннән түгел, хәтта ислам диненнән дә хәбәрләре аз. Күршеләрендә вә якын тирәләрендә мөселманнар юк. Шул җиһәттән ислам динен тотмакта кимчелекләре күп имеш.

Исламнар арасында иң мәшһүр булган кагыйдә – дуңгыз ите хәрәм булмактыр. Бу мөселманнарның күбесе моны да белмиләр. Безнең: "Ярамый, хәрәм", дигән сүземездән гаҗәп итәләр. 1870нче елларда бу мөселманнар үзләренә бер мәчет салып Госман исемендә бер адәмне имам тотмышлар имеш. 1875 елда бу имамлары вафат булып, ике углы калмыш. Боларның бере исә атасы урынына имам булып ничә вакытлардыр тормыш. Хәзерендә ошбу имам да вафаттыр. Шимди (хәзер) имамнары юк вә имам булырга да лаек кемсәләре күрелми, мәсҗедләре дә бик искермеш, төзәргә хәлләре юк. Мин исә бу карендәшләремезне Аллаһ Тәгаләгә әманәт итеп (тапшырып) чыгып киттем".

Сәяхәтче сүзе ошбу җирдә тәмам.

Бу хәбәрнең дөреслеген вә дөрес түгеллеген һәрникадәр өстебезгә алмас исәк тә, диккать ителергә лаектыр. Һәр җирдә булган җәмгыять хәйрияләребез, һиммәтле (ярдәмчел) байларыбыз бераз булса да, күз салыр булсалар зарар булмас иде. Хосусан, Волынский исламнары Кырым идарәи шәргыясе нәзарәтендә булганга, бу карья халкы бәлки аларга мәгълүмдер. Әгәр дә мөмкин булып та, вакыф малларыннан бераз иганәт әйләсәләр, мәсҗедләре төзелер, бәлки дә бер мөгаллим куелыр, балалары да дин вә диянәт өйрәнә белерләр иде. Инде без дә боларны Җәнаб Аллаһка әманәт иттек, фазыл (өстенлек) вә кәраме (кеше эшли алмаган, изгеләр генгә эшли ала торган эш) илә сакласын!

Ризаэддин бин Фәхреддин
Вакыт, 1906 ел, 11 март
XS
SM
MD
LG