Accessibility links

Филиппинда "Хайян" давылыннан 10 мең кеше һәлак булган


Филиппинда "Хайян" давылы
Филиппинда "Хайян" давылы
Филиппинның үзәгендәге Лейте виләятендә "Хайян" давылы корбаннары саны 10 меңнән арткан. Бу турыда илнең тәртип саклау оешмалары белдерде.

Давылдан барлыгы 4 миллионлап кеше зыян күргән.

Филиппин архипелагының үзәк өлешенә 8 ноябрьдә килгән давыл диңгез ташкынына сәбәп булды, дулкыннар биеклеге алты метрга җитте.

Иң зур зыян күргән төбәктә 12 миллионнан артык кеше яши. Cу басу һәм җир шуышу куркынычы булган урыннардагы кешеләр башка җирләргә күчерелде.


Бүген бу давыл Вьетнам ярларына да килеп җитте.

XS
SM
MD
LG