Accessibility links

шимбә, 3 декабрь 2016, Казан вакыты 03:21

Кырымтатарларның яңа Мәҗлесендә эчке көрәш кискенләшә


Яңа Мәҗлес рәисе Рифат Чубаров Коръән үбеп ант итә

Яңа Мәҗлес рәисе Рифат Чубаров Коръән үбеп ант итә

Мостафа Җәмилевнең Кырымтатар Мәҗлесе җитәкчелегеннән китүе яңа сайланган Мәҗлестә төрле төркемнәр арасындагы көрәшне кискенләштереп җибәрде.

Яңа сайланган Кырымтатар Милли Мәҗлесе кырымтатар тормышына да шактый үзгәрешләр алып килә. Бу юлы VI корылтайга вәкилләр сайлау яшерен, турыдан-туры тавыш бирү ысулы белән Кырымда, Херсон, Запорожье өлкәләре, Үзбәкстанда узды. 200 вәкил мажоритар бүлгеләрдән, 50 вәкил пропорциональ рәвәштә төрле блоклар, җәмәгать оешмалары исемлекләре нигезендә сайланды. Сайлауда 18 яшенә җиткән, Украина ватандашы булган кырымтатарларның катнашырга хокукы булды. Сайлауны Үзәк Мәҗлеснең сайлау комиссиясе, җирле мәҗлесләр оештырды. Сайлау төрле районнарда төрле вакытта ике ай дәвам итте.

Мостафа Җәмилев Мәҗлес рәислегеннән китәчәген игълан иткәннән соң сайлауда катнашкан блоклар, аерым кырымтатар сәяси көчләре арасында көрәш җитди булды дияргә мөмкин. Мәҗлес рәисе вазифасы өчен төп көрәш аның ике урынбасары – Рифат Чубаров һәм Рәмзи Ильясов арасында барды. Вәкилләр арасында кемнең тарафдары күбрәк булачагы соңгы минутка хәтле билгеле түгел иде. Һәр намзәт вәкилләр сайлау кампаниясе вакытында Корылтайга үз тарафдарларын уздыру өчен шактый көч куйды.

Җәмилев башта Чубаровны Мәҗлес рәисе итеп күрүен белдереп килгән булса да, Корылтай якынлашкач мондый фикерне кабатламады. Ләкин бу аның фикере үзгәрде дигән сүз түгел иде. Ул, ике намзәт бергә эшләсә, зур файда китерер иделәр дигән фикерне дә белдереп торды. Ильясовны ул яхшы оештыручы, максатчан, кешеләр белән мөгаммәлә кора белгән намзәт дип бәяләде. Чубаров бөтен эшне үзе эшләргә омтылганы, кешеләрне рәнҗеткәне өчен, аннары алардан гафу үтенсә дә, аның оппонентлары арта дигән иде. Ләкин нигездә ул Чубаровны, үзенең авылдашын, яклаганы сизелә иде. Әйтергә кирәк, Мәҗлес рәисен сайлау вакытында ул теге яки бу намзәт өчен тавыш бирегез дип чакырмады, үзенең тавышын да ул иң соңгы булып бирде.

Ильясов ягында сонгы 20 елда Кырымда барлыкка килгән бер төркем кырымтатар эшкуарлары, Кырым вице-премьеры Азиз Абдуллаевның "Инкишаф" сайлау блогы, "Магарифчи", "Адалет" фиркасе блоклары, мажоритар бүлгеләрдән Иске Кырым, Ички, Сак, Джурчи, Ак-Шейх районнары торса, Чубаров тарафында Мәскәү эшкуары Ленур Ислямовның "Көрәш", Мәҗлеснең "Милли Хак" блоклары, Акмәчет, Карасубазар, Бакчасарай районнары (бу районнарда күп кырымтатары яшәгәнгә, алардан вәкилләр дә күбрәк сайланган иде) торды. Сайлау алды кампаниясе вакытында Ленур Ислямовның АТР телеканалы күбрәк Чубаров тарафында булган блокларга реклама биреп торды.

Яңа Мәҗлес әъзалары

Яңа Мәҗлес әъзалары

Нәтиҗәдә, кырымтатар халкы вәкилләренең 26-27 октябрьдә узган VI Корылтае 126 тавыш белән Чубаровны Мәҗлеснең яңа рәисе итеп сайлады. Ильясов та мондый шартларда шактый күп тавыш ала алды – 114 тавыш алып ул Чубаровтан тик 12 тавышка гына артта калды. Сайлау алдыннан Җәмилев ике намзәткә дә бер сорау бирде – кем дә кем Мәҗлес рәисе итеп сайланса, үзенең беренче урынбасары итеп җиңелгән намзәтне билгеләячәкме диде. Ике намзәт тә бу сорауга җавап бирмәде.

Корылтай шулай ук Мәҗлеснең 33 әгъзасын да сайлады. Ильясов тарафдарларының Мәҗлескә тәкъдим ителгән кайберләре аңа әъза булып керүдән баш тартып, без Чубаров белән эшләмәячәкбез диде. Ильясов үзе исә Мәҗлес әгъзасы итеп сайланды. Мәҗлестә аның унлап тарафдары бар, ләкин яңа Мәҗлестә күпчелек Чубаров ягында.

Яңа Мәҗлес – яңа перспективалар?

​1 ноябрьдә Чубаров, яңа Мәҗлеснең 33 әгъзасы Бакчасарайдагы Хан сараенда вазифага керешү уңаеннан намаз кылды, Мәҗлеснең һәрбер әгъзасы кырымтатар халкына хезмәт итәргә тантаналы рәвәштә ант итте, Хан сараеның ханнар зиратына булды.


Мәҗлеснең беренче утырышында бернинди карар кылынмады. Бу төрле комментарларга китерде. Имеш, Мәҗләстә каршылык, хәттә бүленү бар дигән сүзләр ишетелде. Ләкин Мәҗлеснең инде икенче утырышында, 5 ноябрьдә Мәҗлеснең 12 идарәсе билгеләнде, идарәләрнең җитәкчәләре сайланды һәм иң куп сорау тудырган мәсьәлә хәл ителде, ягъни Мәҗлес рәисенең урынбасарлары билгеләнде.

Яңа Мәҗлес әгъзалары ханнар зиратында дога кыла

Яңа Мәҗлес әгъзалары ханнар зиратында дога кыла

Бу мәсьәләнең нәтиҗәсе шаккаттырды дияргә мөмкин. Чубаров үзенең урынбасарлары итеп биш кешене билгеләде. Болай да зур административ мөмкинлеге, матди яктан зәгыйф булган Мәҗлескә биш урынбасар нигә кирәк дигән сорау калкып уртага чыкты. Турыдан-туры бу мәсьәләгә җавап булмаса да, биш урынбасар – Чубаровка сайлауда Мәҗлес рәисе итеп узарга ярдәм иткән сәяси көчләр арасындагы компромисс нәтиҗәсе булса кирәк. Ләкин мондый компромисс Мәҗлес рәисенең мөстәкыйль булмавын күрсәтмиме? Ул вакытлы рәис түгелме икән? Җәмилев Мәҗлескә тәкъдим иткән Аслан Умеров аның урынына килә ала дигән фаразлар да юк түгел.

Рәис урынбасарлары итеп сайланган Ялтадан Заур Смирнов (Ялта шәһәре башкарма комитетының милләтара мөнәсәбәтләр бүлеге башы), Акмәчеттән Нариман Җәләл (АТР телеканалы журналисты) – турыдын-туры Чубаров кешеләре. Аслан Умеровны (эшкуар, Киев татарлары үзәге рәисе) Мәҗлес әгъзасы итеп Җәмилев тәкъдим итте. Соңгы ике-өч елда Умеров Җәмилевнең чит ил сәфәрләрендә даими катнашып килде. Урынбасарларның тагын берсе, Әхтәм Чийгоз – Бакчасарай региональ мәҗлесе рәисе. Бу дүрт урынбасар кайбер мәсьәләләрдә төрле фикердә булсалар да, нигездә алар Чубаров тарафдарлары.

Тагын бер урынбасар – Айдер Аджимамбетов – Ильясов тарафдары булган "Инкишаф" төркеме вәкиле, мөфтиятнең матбугат сәркәтибе булып эшли.

Яңа Мәҗлес әгъзалары ханнар зиратында

Яңа Мәҗлес әгъзалары ханнар зиратында

Мәҗлес әгъзасы итеп сайланган Кырым мөфтие Әмирали Аблаевның Чубаров тарафдары булганын исәпкә алсак, аның Айдер Аджимамбетовка нинди тәэсир ясаячагын да фаразларга мөмкиндер. Ләкин Аджимамбетовның кырымтатар җәмәгать оешмалары, ветераннар белән эш итәчәген күзалдында тотсак, аңа бик мөһим булмаган юнәләштә җитәкчелек бирелгәнлеге аңлашыла. Шулай итеп, "Инкишаф" төркеменең амбицияләре дә канәгатьләндерелде дияргә мөмкин.

Ә менә егермеләп вәкиле булган Карасубазар шәһәре төркеме Чубаров өчен тавыш бирсә дә, Мәҗлескә бер кешене дә уздыра алмады. Алар статистлар ролен үти шикелле.

Мәҗлес урынбасарлары мондый юнәләшләрдә эш итәчәк:

Аслан Умеров – тышкы икътисади элемтәләр, инвестицияләр, милли икътисадны үстерү идәрәсе;

Заур Смирнов – милли һәм дәүләт оешмалары белән эш итү;

Нариман Җәләл – информацион-аналитик идарә;

Әхтәм Чийгозның нәрсә өчен җаваплы булачагы хәбәр ителмәде.

Шулай ук Мәҗлестә мәгариф, мәдәният, матбугат чаралары, җир, яшьләр һәм спорт, тышкы элемтәләр һәм башка идарәләр барлыкка китерелде. Идарә җитәкчеләре Мәҗлес президиумы әгъзалары була.

Хан сараенда бергәләп намаз уку

Хан сараенда бергәләп намаз уку

Формаль яктан Мәҗлеснең структурасы инде бар. Чубаровны рәис итеп сайлануы уңаеннан төрле дәрәҗәдә котлаулар дәвам итә. Ләкин бөтен бу сайлаулар, ант итүләр, төзелгән президиумнар, идарәләр күпме файда китерер дигән сорау гади кырымтатарларны борчыган төп мәсьәлә булып кала.

Ильясов һәм Чубаров арасындагы каршылык нәрсә белән төгәлләнер – ул да билгесез. Ильясов әле Мәҗлеснең ике утырышының берсендә дә булмады. Ул Кырым Югары Радасы депутаты сыйфатында кырымтатар мәсьәләсендә көч куеп эшләячәген белдерде инде. Ике көндәш арасында күзгә күренмәгән көрәшнең кайчанга кадәр дәвам итәчәге Чубаров җитәкчелегендә Мәҗлеснең ни дәрәҗәдә уңышлы-уңышсыз эшләвенә бәйле булачактыр.

Шуны да әйтергә кирәк, Җәмилев вазифасыннан китсә дә сәясәттә, Мәҗлестә аның тәэсире кала. Юкка гына түгел, корылтайдан соң Җәмилев, әгәр дә Мәҗлес уңышлы эшләмәсә, без тиз арада чираттан тыш корылтай чакырып яңа Мәҗлес сайларбыз, диде. Шулай ук, Җәмилев "Кырым" фонды президенты да булып кала. Бу фонд – еллар буе Мәҗлесне матди яктан тәэмин итеп торган хәйрия фонды. Бу фондка акчалар каян килә һәм кая китә – ябык бер тема.

Кырымтатар халкы Корылтае тарихыннан

Кырымтатар халкының I Корылтае 1917 елның 26 ноябрендә Бакчасарайдагы Ханнар сараенда уза. Аның эшендә 76 вәкил катнаша. Корылтай Кырымның дәүләтчелеге мәсьәләсен, башка халыклар белән мөнәсәбәтләр, милли хөкүмәтнең сәясәте, кануннар чыгару кебек мәсьәләләрне карап чыга һәм үзенең парламенты, Кырым республикасы төзелүен игълан итеп, Конституция кабул итә.

Парламент рәисе итеп Асан Сабри Айвазов, милли хакимият рәисе итеп Номан Чәләби-Җиһан сайлана. Хөкүмәт 18 декабрьдә төзелә, ләкин бу парламент һәм хөкүмәтнең гомере кыска була. Большевиклар Русиясе Кырым республикасын һәм хөкүмәтен танымый. 1918 елның 18 гыйнварында Акъярдагы (Севастополь) большевик матросларның хәрби бүлекләре һөҗүме нәтиҗәсендә Кырым хөкүмәте юк ителә, аның рәисе Чәләби-Җиһан 1918 елның 23 февралендә Акъяр төрмәсәндә большевиклар тарафыннан үтерелә, аның җәсәде Кара диңгезгә атыла. Моннан соң кырымтатар җитәкчеләренә каршы репрессияләр башлана. Шулай итеп кырымтатарларның I Корылтае юк ителә.

II Корылтай кырымтатарлар сөргеннән кайтканнан соң Акмәчеттә 1991 елның 26 июнендә узды. Бу Корылтайның иң мөһим карары дип “Милли мөстәкыйльлек хакында декларация” (Декларация о национальном суверенитете) санала. Шуннан соң һәр биш ел саен корылтайлар ( III, IV, V корылтайлар) узды. Бу корылтайларның һәрберсендә 250-260 вәкил катнашты (бер делегат мең кырымтатарның вәкиле санала). Ул Корылтайларда Мәҗлес рәисе итеп Мостафа Җәмилев сайланып килде.

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG