Accessibility links

Домодедовода шартлау өчен гомерлек төрмә җәзасы бирелде


Мәскәү өлкә мәхкәмәсе 2011 елда Домодедово һава аланында булган интихар һөҗүмен оештыруда гаепләнгән дүрт кешегә хөкем карарлары чыгарды.

Ислам һәм Илез Яндиевлар һәм Бәшир Хамхоев каты режимлы колониядә гомерлек җәзага, Әхмәт Евлоев 10 ел колониягә хөкем ителде. Моннан тыш алар зыян күрүчеләргә 50-500 мең сумга кадәр түләргә тиеш булачак.

Тикшерүчеләр бу өч кешенең интихарчы Магомед Евлоевка Ингушетиядән Мәскәүгә килергә, анда аның өчен фатир табарга ярдәм иткәнен ачыклаган. Шулай ук аны таксига утыртып Домодедово һава аланында халык иң күп җыелган, халыкара очышлардан чыгу залына җибәргән.

Гаепләнүчеләрнең берсе генә, Ислам Яндиев мәхкәмәдә үз гаебен танып үкенеч белдергән.

2011 елның 24 гыйнварында булган интихар һөҗүмендә 37 кеше һәлак булды, 170ләп кеше яраланды.

Шартлау өчен җаваплылыкны үз өстенә "Кавказ Әмирлеге" оешмасы җитәкчесе Доку Умаров алган, дип хәбәр ителде. Аның Русия, АКШ эзли, шулай ук Умаров БМОның халыкара террорчылар исемлегенә кертелгән.
XS
SM
MD
LG