Accessibility links

Кайнар хәбәр

Филиппинда Русия туристлары да зыян күргән булырга мөмкин


Филиппинда узган ял көннәре булган көчле давылда зыян күргәннәр арасында 1-2 мең Русия ватандашы да булырга мөмкин, дип хәбәр итте Русия илчелеге дипломаты Алексей Иллювиев.

Филиппинга барырга виза кирәкмәү сәбәпле анда ял итүчеләр турында мәгълүмат юк. Төбәккә сәяхәткә җыенган Русия ватандашлары сәфәрләреннән баш тарта башлады, дип хәбәр итә сәяхәт ширкәтләре.

"Хайян" давылында 10 меңләп кеше һәлак булган, 10 миллионлап кеше яраланган һәм зыян күргән. Җимерелгән шәһәрләрдә кибетләр һәм йортларны талау дәвам итә, хәрбиләр тәртип урнаштырырга тырыша, дип хәбәр ителә.
XS
SM
MD
LG