Accessibility links

Кайнар хәбәр

Бавария 2022 елда үзендә кышкы Олимпиада үткәрүгә каршы тавыш бирде


Бавария ял көнне узган референдумда 2022 елда үз җирендә кышкы Олимпия уеннарын оештыруга каршы тавыш бирде. Халык Олимпия корылмаларын төзү өчен экологиягә зыян салыначагын һәм салым түләүчеләрнең акчасы исраф ителәчәген исәпкә алып тирә-як мөхитне яклаучылар сүзләрен яклап чыкты.

"Олимпия уеннарын уздыручыларның барлык кирәкле корылмалар бар инде дигән сүзләре чынга туры килми. Табигатькә зыян зур булачак. Төзелешкә салым түләүчеләрнең акчалары китәчәген беркем дә инкарь итә алмый", диде Азатлыкка Бавария экологлары җитәкчесе Кристиан Хирнайс.

Мюнхен 2022 елда кышкы Олимпиаданы үзендә уздырырга теләгән намзәт-шәһәрләр исемлегеннән алынды. Исемлектә Осло, Пекин, Краков, Алматы, Львив һәм зур ихтимал белән Стокһольм калган.
XS
SM
MD
LG