Accessibility links

Кайнар хәбәр

Казанда җимереләсе йорт хуҗалары пикет уздырды


Казанда җимереләсе йорт хуҗалары пикетка чыкты
please wait

No media source currently available

0:00 0:02:54 0:00

Казанда җимереләсе йорт хуҗалары пикетка чыкты

11 ноябрьдә Татарстан хөкүмәте бинасы алдында Казанның Яңа Сосновка бистәсендә яңа төзелгән йортларны җимерүгә каршы пикет үтте. Йорт хуҗалары бу гаделсезлек аларның җирләрен тартып алу максатыннан эшләнә дип белдерде.

Пикетта катнашучыларның күпчелеге бу чарага соңгы мөмкинлек буларак карауларын әйтте. Алар Казан шәһәре хакимиятенең тиешле органнарының баштарак үзләренә бу җирләрнең кадастр паспортларын бирүен, су, электр, газ кертүгә рөхсәт итүен, әмма алга таба бу җирләрдә йорт төзергә ярамый дип карар чыгаруын аңлый алмый. Араларыннан кайберләре Казан хакимияте әлеге йортларны үзләреннән бу җирләрне тартып алу өчен җимерергә тели, дип белдерде.

Яңа Сосновка бистәсендә йорт җиткергән Рәшит Гатин үз проблемнарына Татарстанда бер генә җаваплы оешманың да колак салмавын әйтте.

"Безгә йорт өчен җирне сатып алганда беркем бернәрсә әйтмәде. Без йорт төзү өчен Казан шәһәр хакимиятенең тиешле органнарына тиешле вакытта мөрәҗәгать итеп тиешле документларны тутырып тапшырдык. Бу йортларга суны, газны, электрны без үзлегебездән кертмәдек бит. Хакимияттән тиешле рөхсәтләрне алып керттек. Әмма ни сәбәпледер хакимият хәзер безне үзлегебездән йорт төзүдә гаепли. Йортларны җимерергә куша. Кемнәрдер безнең йортларның җирләренә кызыга. Хәзерге вакытта безнең җирләребезне рейдерларча тартып алу бара. Безгә хакимият бернинди компенсация түләү турында да сүз кузгатмый", дип белдерде ул.

Рәшит Гатин үзләренең мәсьәләсен хәл итмәүдә Татарстан мәхкәмәләрен җаваплы тотты.

"Мәхкәмә карарларында безне үзлегебездән бу җирләрне үз милкебезгә күчерүдә һәм әлеге җирләрдә торак төзүдә гаеплиләр. Әмма без бу җирләрне берничек тә үзлегебездән шәхси милкебезгә күчерә алмыйбыз. Заманында бу җирләрне безгә Казан шәһәре думасы депутатлары утырышында кабул ителгән карар белән күчерделәр", дип белдерде Гатин.

Пикетта 50 гә якын кеше катнашты. Аларның кайберләре кечкенә балалары белән бергә килде. Бер сәгатьтән артык барган пикетта шәһәр хакимиятеннән дә, хөкүмәттән дә ризасызлык белдерүчеләр янына килүчеләр күренмәде. Пикетта катнашучылар үзләре теләгән нәтиҗәгә ирешкәнчегә кадәр ризасызлык пикетларын дәвам иттерәчәкләрен әйтте.
XS
SM
MD
LG