Accessibility links

дүшәмбе, 5 декабрь 2016, Казан вакыты 13:34
Чистополь өязе Мөслим волостендә Акбулат карьясе (авыл) бардыр. Мөселманнар арасында бу карьянең исеме Акбулат булса да, руслар бу карьягә Ижбулат дип йөриләр. Ләкин бу ике исем һәр икәве хата вә ялгыштыр, чөнки бу карьянең чын исеме әүвәл Акбүзаттыр. Шул Акбүзат исеме бара-бара үзгәртелеп Акбулатка әйләнмештер. Әүвәлдә бу карьянең исеме Акбүзат булуына атау сәбәбе шул булмыш: бу карьягә әүвәл башлап килеп утырмыш адәм Габдулла исемле булып, ул Габдулла исемле адәм шул җиргә акбүз атка атланып килеп, бер казык кагып шул казыкка акбүз атын бәйләп, бала вә хатыннарны алырга китмештер һәм алар акбүз атка кайчан җитәмез дип килә-килә, килеп җиткәч тә шул урынны Акбүзат тәсмия (исемләү) кылмышлардыр. Шул акбүз атка менеп килмеш адәм Габдулла исемле булганга, аның балалары булган Акбулат карьясенең татарлары шул Габдуллага Абдулла ата дип йөриләр һәм шул кырларыннан бик олуг абдереки (ашыгыч йомыш) чокыры кадәрле чокыр тапкач, бу чокыр Абдулла ата чокырыдыр инде, башка чокыр булмас дип бу чокыр тирәсен бик яхшылап тотып куйганнар, ләкин Абдулла ата чокырының, ягъни каберенең кайда икәне төгәл мәгълүм түгел.

Шул карья халкы һәр сәнәдә (ел) ягъмурлар (яңгыр) булмый башласа, җәмәгать җирне сатып, утыз-кырык сумга бер акбүз ат алып, Абдулла ата рухына дип, Абдулла ата зияратына илтеп суялар. Шунда акбүз елкы ите ашарга кыска гына ботлы, озын корсаклы, калын муенлы бай мужиклар җыелып акбүз атның колагыннан башлап тоягына кадәр ашап бетереп кайталар. Бары тояклары шунда калса да, актыктан бала таба алмый торган хатыннар аны да дәвәтләренә ягъни хәситәләренә (тәңкәләр, ташлар белән бизәлгән, күкрәккә тага торган бизәнү әйбере) тагып йөриләр.

Бу сәнә яңгырлар булмаудан истиска (яңгыр сорау) намазы урынына шуны кылдылар. Бер мужикларыннан сораган идем: "Муллаларыгыз акбүз ат итен ашарга чыктымы?" дип, мужик җавап бирде: "Юк, мулламыз ул эш бидгать (элеккесенә каршы килә торган яңа гамәл) дип чыкмады", дип. Мин әйттем: "Чыкмагач, җәмәгать яратмагандыр?", дип. Мужик әйтте: "Йә, мулла чыкмаса, үзе дә безне әллә нинди истиска намазы укытырга келәп кырга алып чыгарга килгән иде, җәмәгать тә чыкмадылар. "Син безнең аталарыбыздан калган йоланы да бидгать дип әйтәсең, без синең әллә нинди исемле намазларыңны белмимез", дип карыштылар, мулла үзе бик кызык булды. Мин сорадым: "Соң, акбүз ат итен ашагач бер-бер кыла торган догаңыз бармы?" дип. Һәм шул вакыт мужик догасын да укып күрсәтте. Догасы шулай икән: "Бәдер ата, кадер ата, чупан ата, чурт ата. Акбүз елкы уздыруны Абдулла ата ярата" дип ашап туйгач дога кылалар икән.

Шул авыл хәзер икенче бер приход аерып, икенче мәчет салырга приговор җыеп Собраниега биргәннәр. Авыллары бик кечкенә, мәчетләре бик олуг, бары акбүз елкы туена чыкмавы сәбәпле муллаларына дошманлык белән икенче мәчет салырга келәп йөриләр. Бу карьягә мәчет бинасы арттыру урынына бер яхшы тәрбияле мәдрәсә салынып җәмәгатьнең һәр ел саен акбүз атка бирелә торган 30-40 сум акчаларын шул мәдрәсәнең тәрбиясе өчен тотсалар иде, халыкның моның кебек бидгать эшләргә күзләре төшүдән котылып, наданлык түбәнлегеннән котылып, дөнья вә ахирәт бәхетенә тотынырлар иде.

Моның кебек бидгать булган эшләрне имамнар Духовное Собраниедән ярдәм алып бетерергә тырышлык кирәк яки җәмәгать акчасыннан бу расходлар тотылу өчен земский начальникларына рапорт язып, моның акчасын старостадан түләтергә кирәк. Милләтнең акчасы юк урыннарга исраф булмасын. Әгәр моның кебек бидгатьләр һаман кылынып барса, безне дә я шамани, я шабали дип атап, милләт диваныннан чыгарачакларында шөбһә юктыр.

М. Б.
"Казан мөхбире" 1906 ел, №89.
XS
SM
MD
LG