Accessibility links

Кайнар хәбәр

Мигрантларны тикшерүгә мөселманнарга каршы булган казаклар җәлеп ителәчәк


Казаклар Мәскәүнең Беларус вокзалы янында кизү тора
Казаклар Мәскәүнең Беларус вокзалы янында кизү тора

Донда балалар модасы атнасы кысаларында кечкенә кызлар өчен хиҗаплар күрсәтелергә тиеш булса да, казаклардан килгән янаулар сәбәпле, аны уздырмаска булганнар. Казакларны мигрантлар эшли торган урыннарны тикшерүгә дә җәлеп итмәкчеләр.

Дондагы Ростовта 3-9 ноябрь көннәрендә "Kids Fashion Week" (балалар модасы атнасы) узарга тиеш иде. Чара кысаларында Русиядә беренче тапкыр балалар өчен хиҗап күргәзмәсен оештыру да каралган булса да моны тормышка ашыру мөмкин булмаган, чөнки балалар модасы атналыгын оештыручы Денис Рудницкийга казаклардан янаулар агыла башлаган. Алар Волгоградтагы хәлләрдән соң, мондый күргәзмәне оештыруга юл куймаячакларын ишарәләгән.

"Чара Кавказда оештырыла ала, әмма һич кенә дә бу шәһәрдә түгел", дигән казаклар.

Соңгы елларда Русия җитәкчелеге казакларга аеруча зур игътибар бирә. Мәскәү Кремле ил сәясәтендә чиркәү мәнфәгатьләрен яклау өчен казак партиясен дә төзеде. Казаклар Русия православ чиркәвенең корпоратив гаскәре, яклаучысы буларак хупланып, төрле институт һәм төркемнәр тарафыннан сәяси корал буларак та кулланыла башлады.

Менә хәзер Мәскәүнең көньяк-көнчыгыш бүлгесе башлыгы Владимир Зотов базарлар, яшелчә базаларында даими тикшерүләр уздырып торырга боерды һәм моның өчен ихтыяри дружинниклар, полиция вәкилләре белән бергә казаклардан торган төркем барлыкка килүен әйтте.

"Әлеге төркем базарларда канунсыз эшчеләргә чик кую, чисталык саклауны тикшерү өчен булдырылды", ди Зотовның матбугат үзәге.

Казакларның урыс булмаганнарга тискәре карашта булганы һәркемгә мәгълүм, ә базарда эшләүче мигрантларның нигездә Үзәк Азиядән килүче мөселманнар булганын исәпкә алсак, бу тикшерүләрнең нәрсә белән тәмамланачагын чамаларга авыр түгел.

Казаклар шулай ук тиздән Олимпиада узачак Сочида рөхсәтсез эшләүче мигрантларны тикшерү өчен дә җәлеп ителде. Бу тикшерүнең макстаты 1 ноябрьгә кадәр теркәлү узмаган һәм эш килешүләре булмаган мигрантларны илдән чыгарып җибәрү иде.

Шулай ук казаклар Олимпиада вакытында тәртип саклау өчен дә чакырылган. Моңа Кубань казаклары лаеклы дип табылган.

Җәй көнне атлы казаклар Татарстанда Болгар җыенына да чакырылган иде. Әлегә тәртип саклау өчен түгел, ә җирле үзенчәлекне күрсәтү өчен генә булып чыкты. Казакларның тарихта исламга, татарларга каршы булуына, хәзер дә шовинистик максатларда кулланылуына игътибар ителмәгән, күрәсең.

"Русия хакимияте элек-электән казакларга таянган. Кавказ яклары да казаклар тарафыннан яулап алынган һәм алар ярдәмендә бастырып торганнар. Хәзерге казаклар канунсыз кораллы көчләр булып тора. Әнә шулай итеп дәүләт канунсызлыкка үзе үк этәрә", дигән иде Азатлыкка тарихчы Нурулла Гариф.

Казаклар кырымтатар егетләрен үз оешмасына тартмакчы

Кырымда исә казаклар үз оешмаларына кырымтатар егетләрен дә җәлеп итмәкче. Бу нинди максаттан эшләнгәне билгеле түгел. Алар моның бушка булмаячагын, ә акчалата бүләк каралганын да әйтә.

Кырымда кырымтатарлары белән казаклар арасында каршылык инде шактыйдан дәвам итеп килә.

2011 елда җирле мөселман җәмгыяте, кырымтатарларның канәгатьсезлегенә карамастан, Кырымның Феодосия-Джанкой юлында Береговое авыл шурасы җирендә Кырым казаклары рөхсәтсез тәре урнаштырган иде.

Шулай ук Бахчасарай районында казакларның балалар өчен "Таврида-Сечь" исемле халыкара лагеры эшләп килә.

"Войско Запорожское" Украина казаклар берлегенең югары атаманы Александр Панченко: "Без монда яшь казакларны үстерәбез, аларга чын ирләр дуслыгы нинди булганын, казаклар тормышын күрсәтәбез. Быел монда Херсон, Запорожьедан кечкенә казаклар, Доннан кадетлар җыелды. Без картаябыз, ә яшьләр инде әзер булыр", дигән иде ул чарада.

Мәҗлес сәркатибе Заир Смедляев моны Бахчасарай районында "боевикларны әзерләгән лагерь" диде һәм моның артында Русия торыуын әйтте.

"Алар Русия хәрби көчләре урнашкан Феодосия, Русия Кара диңгез хәрби флоты урнашкан Севастопольдә (Акъярда) көчлеләр. Аннан корал, кеше ярдәме бар, анда Совет армиясенең пенсиягә чыккан хәрбиләр яши, алар Украинага каршы эш итәләр", диде ул.
XS
SM
MD
LG