Accessibility links

шимбә, 3 декабрь 2016, Казан вакыты 07:46

Казакъстан башкаласындагы Төрки академия "Төрки тәрбия" дигән антология бастырды. Анда алты төрки халыкның тәрбия үзенчәлеге кергән, шул исәптән татарныкы да бар.

Төрки дөньяны, аның халыклары тарихын, мәдәниятен, әдәбиятын, сәнгатен өйрәнү максатыннан 2010 елда Астанада төрки академия булдырылды. Аның тарафыннан төрки дөньяга кагылышлы төрле хезмәтләр басылып килә. Соңгыларының берсе - күптән түгел дөнья күргән "Төрки тәрбия" антологиясе. Биредә алты төрки халыкның: казакъ, кыргыз, үзбәк, азәрбайҗан, татар һәм төрекнең төрле юнәлештәге тәрбия үзенчәлеге карала. Аларга мисаллар фольклордан, әдәбияттан һәм башка чыганаклардан китерелә.

Татар халкына багышланган өлеше Казан федераль университеты профессоры, галим Хатыйп Миңнегулов тарафыннан әзерләнде. Әлеге антология "төркиләрнең рухи, мәдәни тормышында зур вакыйга, уникаль, кабатланмас күренеш" дип сөйләде Азатлыкка Хатыйп Миңнегулов:

Хатыйп Миңнегулов

Хатыйп Миңнегулов

"Бу китап мең биттән артык, зур форматлы, шундый затлы итеп бизәлгән, төркиләрнең тормышына, көнкүрешенә, сәнгатенә кагылышлы бик күп иллюстратив материаллар белән баетылган. Биредә бишек тәрбиясе, акыл тәрбиясе, гаилә тәрбиясе, экологик тәрбия, уенннар һәм башкалар карала. Аларга мисаллар китерелә, алар төрле урыннардан алынган: язма әдәбияттан, фольклордан, төрле чыганаклардан. Ул текстлар татарныкы - татарча, үзбәкнеке - үзбәкчә язылган, янәшәдә кайсы халык латин шрифтында кулланылмый - транскрипциядә латинда бирелгән.

Алар алты төрки халыкны алган: казакъ үзе, кыргыз, үзбәк, азәрбайҗан, төрек һәм инде мөстәкыйльлеккә ия булмаган татарны. Моның өчен без рәхмәтле. Татар тәрбиясенә күп мисалларалар Гафури белән Тукай шигырьләреннән, әсәрләреннән алынды. Аларның физик тәрбиягә дә, экологик тәрбиягә дә, интеллектуаль тәрбиягә дә мисаллары бар, аннан соң Ризаэтдин Фәхретдин шактый керде, Каюм Насыйридан, элегрәк чордан Сәиф Сараилардан, Мөхәммәдъярлардан да өзекләр алынды. Хәтта ватанпәрвәрлек хакында сүз барганда мин Ркаил Зәйдулладан да алдым.

Казакъта, кыргызда – ат, татарда китап культы

Халыкларның уртак, аерым яклары турында кистереп әйтү кыенрак. Мәсәлән, казакъ, кыргызның рухи тормышында ат культы искиткеч зур урын алып тора. Безнең татарда уку, мәктәп, гыйлем культы бик көчле. Бу бит әле башлангыч эш, ул киләчәк эшләргә бер нигез, юнәлеш буларак бирелгән. Шушыларны тулыландыру, төзәтәсен - төзәтү һәм дәвам итү кирәк.

Бу китапны мин уникаль, кабатланмас күренеш, төркиләрнең рухи, мәдәни тормышында зур вакыйга дип саныйм. Безгә моны хәзер өйрәнергә, гамәлгә кертергә кирәк. Моны тәрбияви процесста, дәресләрдә, балалар бакчасында тәрбиячеләргә кулланырга кирәк.

Академия алдагы елга төрки халыкларның сәнгате буенча антология әзерли. Анда архитетектура, сынлы сәнгать, музыка, рәсем сәнгате, сүз сәнгате керәчәк. Төрки академия искиткеч нәтиҗәле эш башкара һәм шунысы кызыклы: ул үз эшчәнлеген мөстәкыйльлеккә ия булган төркиләр белән генә чикләми, мөстәкыйльлек алмаган башка төбәкләрдәге төркиләрнең тормышына, фәненә, яшәешенә дә игътибар итә һәм безнең татарга - аеруча.

Казакъ-татар мөнәсәбәтләре элек-электән килә, моның инде тарихи җирлеге бар, алар аралашкан, бер-берсе белән хезмәттәшлек кылган. Казакъстанда инде сиксәненче елларда 400 меңгә якын татар булуы билгеле иде. Хәзер бераз кими төшсә дә, Казакъстанның икътисадын, мәдәниятен үстерүгә алар зур өлеш керткән" дип сөйләде Хатыйп Миңнегулов.

Әлеге антология академиянең үз рәсми сайтына урнаштырылды ("Төрки тәрбия") һәм Татарстанның фәннәр академиясенә, милли архивына тапшырылды.

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG