Accessibility links

чәршәмбе, 7 декабрь 2016, Казан вакыты 13:28

Татарстанның бәйсезлегенә чакыручы белдерүләр ясаган һәм чаралар оештырган өчен төрмәгә утыртырга мөмкиннәр. Милли хәрәкәт вәкилләре моңа каршы, кайбер белгечләр моны ахмаклык дип саный.

Думадагы "Бердәм Русия" фиркасеннән ике депутат һәм "Гадел Русия" вәкиле күптән түгел парламентка сепаратистлыкка каршы канун өлгесен кертте. Русия мәгълүмат агентлыклары хәбәр иткәнчә, канун өлгесе авторлары Русия җинаять кодексына төзәтмә кертергә тәкъдим итә.

Аның нигезендә сепаратистлык, ягъни Русиядән аерылып чыгу идеяләрен пропагандалаучыларны 3 елдан алып 6 елга кадәр, ә сәяси хәрәкәтләр оештырып, халыкны җәлеп итеп чаралар оештыручыларга һәм аларга акчалата ярдәм күрсәтүчеләргә 10 елдан 20 елга кадәр иректән мәхрүм итергә мөмкиннәр. Шулай ук Русиянең бербөтенлеген саклау кирәклеген инкарь итү, мәгълүмат чаралары яки интернет аша кешене җәлеп итеп, киңкүләм чаралар оештыру өчен 20 елга кадәр утыртырга тәкъдим итәләр.

Мөстәкыйльлекнең "м" хәрефен дә әйтергә ярамый

Татарстандагы рус милли оешмалары татар милләтчеләрен сепаратистлар дип кенә йөртә. Алар үзләре исә сепаратистлык гаепләүләрен кире кага. Әмма Татарстанның бәйсезлек хыялы татар милләтчеләре арасында да, зыялылар арасында да яши. Бү беркемгә дә сер түгел.

Әле күптән түгел бәйрәме билгеләп үтелгән Татарстан конституциясе республиканың статусы хакындагы 1992 елгы референдумга нигезләнеп язылган иде. Ул вакытта "Татарстан суверен дәүләт, халыкара хокук субъекты, Русия һәм башка дәүләтләр белән мөнәсәбәтләрне шартнамәләр нигезендә төзи" дигән сорауга республика сайлаучыларның күпчелеге "әйе" дип җавап биргән иде. 2002 елда Татарстан конституциясе үзгәртелде, аннан суверен дәүләт төшенчәсе алынды.

Татарстанда 30 август бәйрәме хәзер күбрәк шәһәр көне буларак билгеләп үтелсә дә, 1990 елда бу көнне Татарстанның мөстәкыйльлеге турындагы декларация кабул ителүен дә хәтерләүчеләр байтак.

Хәтер көне 2010 ел

Хәтер көне 2010 ел

Октябрьдә үтә торган Хәтер көнендә татарның дәүләтчелеге искә алына. Алай гына да түгел, ачыктан ачык "Максатыбыз - бәйсезлек!" дигән шигарләр күтәрелә.

Берничә дистә еллар буе татар иҗтимагый үзәгенең һәр чарасында "Азатлык" яшьләр берлегенең пикетларында, урам җыеннарына, чәй мәҗлесләрендә дә, теге яки бу формада милли азатлык турында хыяллар чагылыш табып килде.

Хәттә "Азатлык" яшьләр берлегенең Вконтакте челтәренең рәсми төркемендә беренче биттә "Татарстан бәйсез булырга тиешме?" дигән сораштыру тора. Анда җавап биргән кешенең күпчелеге, "әйе" дигән.

Әлеге канун өлгесе кабул ителгән очракта, мөстәкыйльлек сүзенең "м" хәрефен дә әйтергә ярамаячак дигән сүз.

ТИҮ мөстәкыйльлеккә кагылышлы белдерүләрне туктатмаячак

Татар иҗтимагый үзәге рәисе Галишан Нуриәхмәт әлеге канун өлгесенә бәя биргәндә "бу империянең таркалуы алдыннан утта януы", дип белдерде.

Галишан Нуриәхмәт

Галишан Нуриәхмәт

Татар иҗтимагый үзәге дә, татар яшьләре дә бу канунга каршы чыгачак, авыз йомып тормаячак, диде ул. Канун кабул ителгән очракта да, татар милләтчеләре чараларын, мөстәкыйльлек турында белдерүләрен туктатырга уйламый, дип белдерде Галишан Нуриәхмәт.

"Азатлык һәр милләткә Алладан бирелгән. Ул милләт булганлыктан ирекле дә, бәйсез дә булырга тиеш. Беркем дә кол булып тумый. Миңа куркасы түгел, мин инде 85 яшькә җитеп киләм, яшьләр дә өркетә торганнардан түгел, үз фикерләрен курыкмыйча әйтәләр", диде Татар иҗтимагый үзәге рәисе Галишан Нуриәхмәт.

"Төп сепаратистлар Мәскәүдә утыра, Казанда түгел"

Элегрәк Татарстан президентының сәяси киңәшчесе булып эшләгән Рафаил Хәкимов сепаратистлыкны пропагандалауга каршы канун өлгесен ахмаклык дип саный.

Рафаил Хәкимов

Рафаил Хәкимов

"Бу канунны кабул итүдән мәгънә дә юк, файда да юк. Бу бары тик республикаларны котырту гына. Бүгенге көндә Русиядән аерылырга теләгән беркем дә юк. Татарстанда да юк, Кавказда да юк. Бу ясалма рәвештә уйлап чыгарылган нәрсә. Мондый кануннар белән илне җыеп булмый. Бүгенге көндә тимер юл тарифларын киметсәләр, Русия ныгыр иде. Русиянең төп сепаратистлары – тимер юлчылар килеп чыга. Бәяләр шул хәтле үсте. Мәсәлән, Уралга товарны алып барып була, ә аннан ары инде юк, поездга утырып йөрү дә кыйммәт. Шуңа төп сепаратистлар Мәскәүдә утыра, Казанда түгел”, диде Азатлыкка сәясәт белгече, Тарих институты җитәкчесе Рафаил Хәкимов.

Элегрәк "Звезда Поволжья" газеты баш мөхәррире, сәясәт белгече Рәшит Әхмәтов: "Федераль үзәктә милли хәрәкәтләрнең чараларын чикләү, Татар иҗтимагый үзәкнең бинасын тартып алуга нигезләнеп, милләтара низаглардан куркып, барлык милли хәрәкәтләрне бастыру карарына килгәннәр күрәсең", дип белдергән иде Азатлыкка.

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG