Accessibility links

Жириновскийның Кавказ турындагы сүзләре "ялгыш аңлашылган"


Либерал-демократлар җитәкчесе Владимир Жириновский Дәүләт думасы утырышында күптән түгел Төньяк Кавказ турында әйткән сүзләренең "дөрес аңлашылмавы кызганыч", дип белдерде.

"Поединок" тапшыруында әйткән "Төньяк Кавказны тимер чыбык белән уратырга" дигән сүзләрен "җинаятьчеләрне эзләгәндә блокпостлар куярга кирәк" дип аңларга кирәк, диде Жириновский.

Телевидениедәге чыгышында Жириновский шулай ук Кавказда бала табуны контроль итәргә чакырган иде.

Сәясәтченең бу сүзләре ризасызлык тудырды.
XS
SM
MD
LG