Accessibility links

Кайнар хәбәр

Уфадан соң Прага да "Театрлар төне" үткәрә. Казан кушылырмы?


Уфада "Театрлар төне" урамнан ук башланды
Уфада "Театрлар төне" урамнан ук башланды

Чехия театрлары "Театрлар төне"нә әзерләнә. Бу чара халыкны театрга якынайту максаты белән үткәрелә. Сентябрьдә Башкортстанда "Театрлар төне" үтте инде. Гафури театры директоры бу чарадан соң театрга яшьләрнең күбрәк килә башлавын белдерә.

Чехиядәге бөтен театрлар да 16 ноябрь көнне тамашачыга ишекләрен киңрәк ачачак. Бу чарага илнең 60-лап театры кушыла һәм алар кызыклы тамашалар әзерли. Мисал өчен, Карл күпере янындагы "На забрадли" ("Na zábradlí") дип аталган театрга килгәннәр сәхнә артына кереп грим салу бүлмәләре, театрда барган спектакльләрнең декорацияләре белән таныша алачак. Бу театр премьера да тәкъдим итәчәк.

Балаларның "Минор" театрында спектакль башланганчы ук пәрдәләр ачылачак, тамашага килгәннәр сәхнәнең ничек итеп бизәлгәнен, декорацияләрнең ничек куелганын күрәчәк. "Минор"да театр тормышына багышланган күргәзмәләр дә эшләячәк. Чехиянең кайбер театрлары исә бу төндә үзләрендә булачак чараларны сер итеп саклый.

Прага дәүләт опера театры җырчысы Галия Ибраһимова бу чара тамашачыны театрга тагын да якынайтачак, театрны югары сәнгать сарае итеп карау белән беррәттән үз итә башлаячаклар дип әйтә. "Мондый чара аша театр сөйгәннәр театрга тагын да якынайса, үз итмәгәннәр дә "Театр төне" аша киләчәктә сихри дөньяга юл салырга мөмкиннәр", ди Ибраһимова.

Башкортстанда "Театрлар төне"нә иҗат түгәрәкләре дә кушылды
Башкортстанда "Театрлар төне"нә иҗат түгәрәкләре дә кушылды
Башкортстан мәдәният министрлыгының профессиональ сәнгать бүлеге җитәкчесе Әлфия Кулсарина сүзләренчә, "Театрлар төне"нә кадәр Башкортстандагы театрлар тормышында барлык иҗат коллективлары катнашкан һәм халыкта да зур кызыксыну тудырган чара үтмәгән булган. 12 сентябрь көнне Уфада гына да 20 меңнән артык кеше театрларның серле тормышы белән танышырга дип килгән.

"Без бу чараны Башкортстан президенты грантына үткәрдек. "Театрлар төне"нә республикадагы бөтен театрлар да, Салават, Сибай, Стәрлетамак, Туймазы калаларындагылар да кушылды. "Театрлар төне"ндә профессиональ театрлар гына түгел, ә халык театрлары, урам театрлары да катнашты. Бөтен урамнар гөрләп торды. Чараның төп бурычы тамашачыны театрга якынайту иде.

Уфаны алсак, барлык театрларда да тамашалар кичке алтыда башланды. Барсында да дип әйтерлек театрлаштырылган тамашалар башта театр каршындагы мәйданчыкларда булды. Аннан тамашачылар фойега үтте. Күп кенә театрлар сәхнә артында булган, тамашачы күрми торган әйберләрне фойега алып чыкты. Мисал өчен, грим салу бүлмәләрен фойеда җайладылар. Теләгән тамашачы көзге алдына утырып ниндидер образга керде. Шулай ук актерларның сәхнә киемнәрендә фотога төшү мөмкинлеге дә каралган иде. Теләүчеләр сәхнә артына үтте, киенү бүлмәләрен, декорация эшләү цехларын карады.

Кичке сигездән соң бөтен тамашачыларга бушка спектакльләр, театрлаштырылган күренешләр тәкъдим ителде. Әле сентябрь аенда театр сезоны ачылмаган иде. Театрлар бу сезонда булачак бөтен спектакльләрен һәм чараларны әлеге "Театрлар төне"ндә рекламлады. Гадәттә һәр театр үзенең премьерасы булыр алдыннан гына реклам бирә. Ә "Театрлар төне" турында Уфадагы бөтен мәгълүмат чаралары да сөйләде. Бу рекламның тамашачыга йогынтысы ничек булу безнең үзебезгә дә кызык иде.

"Театрлар төне"ндә автобуслар тамашачыларны бер театрдан икенче театрга ташып торды
"Театрлар төне"ндә автобуслар тамашачыларны бер театрдан икенче театрга ташып торды
Тамашачыга уңай булсын өчен "Башавтотранс" ширкәтеннән зур автобуслар алдык, аларга "Театрлар төне" дигән язу эленгән иде. Тамашачы бер театрдан икенче театрга шушы автобусларда бара алды, аларның китү вакыты күрсәтелде. Автобуслар төнге 12-гә кадәр йөрде", ди Кулсарина.

Мәҗит Гафури исемендәге башкорт дәүләт академия драма театры директоры Олег Ханов Азатлыкка "Театрлар төне"ннән соң үзләрендәге спектакльләргә яшьләрнең күбрәк йөри башлавын белдерде. Башта Олег әфәнде әле моңа кадәр үткәрелмәгәнгә бу чарага сагаебрак каравын әйтә.

"Башта балалар өчен театр мәйданында спектакль уйнадык, биюләр һәм уеннар оештырдык. Аннан соң балаларны театр фойесына чакырдык, анда аларны төрле образларга киенгән артистлар көтеп тора иде. Җыр-бию, башкорт йолалары белән каршы алдык без аларны. Безнең артистлар үзләре тудырган геройлар киемендә халык белән фотога төште. Аерым урында грим бүлмәсе эшләде. Балалар төлке һәм шундый башка образларга керде.

Аннары безнең зур концерт програмы булды. Анда тамашачы да актив катнашты. Тамашачыны сәхнәгә чакырып аңа роль биреп шунда ук уйнап та карадык. Күңелле програм иде ул, анда безнең танылган җырчылар да җырлады.

Аннан соң интеллектуаль тамашачы өчен без киләчәктә куеласы әсәрне - Әлфис Гаязовның "Ялгызлар ташы" исемле пьессасын рольләргә бүлеп укып чыгу чарасы үткәрдек. Артистлар да, тамашачы да бер бүлмәгә җыелды. Миңа шул ягы бигрәк ошады, бу тыңлауга килгән 40-ка якын тамашачының берсе дә чыгып китмәде. Без алга таба да мондый укуларны үткәреп торырбыз дигән фикергә килдек.

Төнге 12-дә яшьләр өчен кече залда спектакль башланды. Ул спектакль төнге икенче яртыга кадәр дәвам итте, әмма бер генә тамашачы да чыгып китмәде. Сәнгать академиясендә безнең театр өчен махсус курс укый. Шушы курс студентлары үзләренең диплом спектакльләреннән өзекләр дә күрсәтте. Башкорт дәүләт университеты, медицина университеты, педагогия университеты студентлары бу өзекләрне бик яратып карады. Репетицияләр залы ул көнне шыгрым тулы иде.

Стәрлетамак башкорт драма театрында тамашачы театр тормышын яктырткан күргәзмә белән таныша
Стәрлетамак башкорт драма театрында тамашачы театр тормышын яктырткан күргәзмә белән таныша
Безнең "Театрлар төне" кичке алтыдан төнге икенче яртыга кадәр дәвам итте. Бу чара тамашачыда театрга тагын да ныграк кызыксыну уятты. Сезон башлангач та тамашачы театрга кызыксынып килә башлады. Алар арасында мин күпләгән яшьләрне күрәм. Җәмәгатьчелектә театрга, театр тормышына кызыксыну уянды дип әйтер идем мин. Бу чара кабатланып торса файдага гына булачачак", ди Ханов.

“Театрлар төне”н Мәскәү дә үткәреп карады. Халыкара театрлар көне алдыннан кайбер театрлар тамашачыга сәхнә артына, грим бүлмәләренә экскурсия ясады. Премьерадан өзекләр һәм эксперименталь спектакльләр дә күрсәтелде. “Театрлар төне”ндә Мәскәүдәге театрларга керү өчен сайтларында алдан теркәлергә кирәк иде. Әмма күпләр, алдан теркәлмәгәнгә, бу чарада катнаша алмады. Мәскәүдәге 164 театрның бары тик 17-се генә үзендә “Театрлар төне”н үткәрде.

Галиәсгар Камал исемендәге татар дәүләт академия театры директоры Илфир Якупов театрларда да "Музейлар төне" кебек ачык ишекләр чарасы үткәрүне хупламый, театрның эчке дөньясы сер булып калырга тиеш дип саный.

"Театр ул тамашачы өчен серле булып калырга тиеш. Бөтен ишекләрне дә ачып сәхнә артларын күрсәтү дөрес әйбер микән? Әйтә алмыйм. Без мондый чаралар үткәрсәк, театрдагы серлелек югалачак. Тамашачыны театрга якынайтмас, ә киресенчә кайберләрен куркытып та җибәрер.

Шулай да бездә тамашачы өчен кайбер кызыклы чаралар хәзер үк бар. Кече сәхнәдә яшь тамашачы өчен "Авыл эте Акбай" дигән спектакльләр куябыз. Без фойеда грим өстәле куеп балаларга грим да салабыз, шулай ук алар рәсем ясыйлар. Мин үзем тамашачыны сәхнә артына кертүне дөрес түгел дип уйлыйм", ди Якупов.

Татарстан мәдәният министры урынбасары Ирада Әюпова Азатлыкка “Театрлар төне”н кызыклы чара дип белдерде. “Киләсе елда безнең республикада Мәдәният елы. “Театрлар төне”н дә үткәрү турында уйлашырга кирәк”, ди Әюпова.
XS
SM
MD
LG