Accessibility links

Кайнар хәбәр

Авылда эшләгән яшь имамнарга 180 меңлек грантлар биреләчәк


Татарстан мөселманнарының дини идарәсендә узган киңәшмәдә мөфти Камил Сәмигуллин авыл җирендә эшләгән яшь имамнарга 180 меңлек грантлар биреләчәк, дип хәбәр итте.

Мөфти урынбасары Рөстәм Батров грант алачак имамнар белән бүген очрашып сөйләшкән, дип хәбәр ителә мөфтиятнең интернеттагы сәхифәсендә. Аларның һәрберсе комиссия алдында үз мәхәлләләрендә башкарган эшләре турында хисап тоткан.

Комиссиягә Татарстан мөфтие урынбасарлары Илдар Баязитов һәм Рөстәм Хәйруллин, Татарстан президенты аппараты вәкилләре кергән.
XS
SM
MD
LG