Accessibility links

Кайнар хәбәр

Дума комитетында Милли сәясәт стратегиясен тормышка ашыру юллары тикшереләчәк


Русия Дәүләт думасының милләтләр эшләре комитетында Русиянең милли сәясәте стратегиясенең максатлары һәм аны тормышка ашыру юллары турында тыңлаулар булачак. Утырыш 5 декабрьгә планлаштырылган. Аңа Русия төбәкләре башлыклары һәм парламентлары рәисләре чакырылган.

Президент Владимир Путинның "Русиянең милли сәясәт стратегиясе"н имзалаганына бер ел тула. Ул 2025 елга кадәр илдәге милли үзгәрешләрнең төп документы буларак тәкъдим ителгән. Аның нигезенә милли республикаларны юкка чыгару, милләтләрне бетереп бердәм русияле милләт ясау идеясе салынган.
XS
SM
MD
LG