Accessibility links

Кайнар хәбәр

“Дальний”дагы хәлдән соң 43 полиция хезмәткәре җаваплылыкка тартылган


Казан хокук яклау үзәге “Дальний” полиция бүлегендә көч кулланылганнан соң җаваплылыкка тартылган полиция хезмәткәрләренең исемлеген тәкъдим итте.

“Дальнийда”гы хәлдән соң, тикшерү белдерүенчә, 2010-2012 елларда кылынган җинаятьләр нигезендә полициянең 43 хезмәткәре тәртип (дисциплинар) җаваплылыгына тартылган.

Казан хокук яклау үзәгенә бу мәгълүматны Татарстан эчке эшләр идарәсе башлыгы урынбасары Дамир Динниулов биргән.

Исемлек Казан хокук яклау үзәге сәхифәсенә урнаштырылган.
XS
SM
MD
LG