Accessibility links

Кайнар хәбәр

Мәскәүдә Польша илчелеге янында тәртипсезлек оештыручылар тоткарланды [видео]


Мәскәүдә Польша илчелегенә һөҗүм
please wait
урнаштыру коды

No media source currently available

0:00 0:00:49 0:00

Мәскәүдә Польша илчелегенә һөҗүм

Мәскәүдә Польша илчелеге янында хакимиятләр белән килешенмәгән чара үткәргән дүрт кеше тоткарланды.

“Башка Русия” активистлары һәм “Грани.ру” видеоператоры тоткарланып полиция бүлегенә китерелде.

Алар Польша илчелеге каршында "Варшаудан алып Порт-Артурга кадәр Русия!” дигән язу күтәрде, илчелеккә төтен чыгаргычлар, файерлар атты. Бу пикетны оештыручылар чараның Варшауда 11 ноябрь көнне булган Русия илчелеге янында милләтчеләр чыгышына җавап икәнен белдерде.

Польшаның бәйсезлек көне уңаеннан үткәрелгән урам йөреше башланганчы милләтчеләр Русия әләмен яндырды, илчелек каршындагы полиция кизләү урынына ут төртте, илчелеккә шартлаткыч пакетлар һәм петардалар атты.

Польша президенты Бронислав Коморовский бу хәлдән соң Русия алдында гафу үтенде. ZET радиосы аша ул, тәртипсезлекләрне оештыручылар аклана алмый, диде.

Русия тышкы эшләр министрлыгы Варшаудагы вакыйгадан соң Польша илчесенә рәсми гафу үтенү таләбе куйган иде.
XS
SM
MD
LG