Accessibility links

Кайнар хәбәр

99 яшьлек Зәкия әби хакимияттән фатир көтә


99 яшьлек Зәкия әби хакимияттән фатир көтә
please wait

No media source currently available

0:00 0:04:35 0:00

99 яшьлек Зәкия әби хакимияттән фатир көтә

Икенче дөнья сугышында катнашканнарның тол хатыннарына фатир бирү турында федераль канун үз көчендә булуга карамастан 99 яшьлек Зәкия Гарифуллинага Казан түрәләре торак бирергә ашыкмый. Өенең 72%ы таушалган дип табылган тыл ветераны үз хокукларына мәхкәмә аша ирешмәкче.

Йөзенче яшенә аяк баскан Зәкия әби бүгенге көндә Казанның Иделбуе районына караган Утар бистәсендә яши. Икенче дөнья сугышында катнашкан иптәшен Зәкия әби инде күптәннән югалткан. Ирем белән матур тормыш кичердек дигән әбинең балалары булмаган. Хәзерге вакытта аны зурлыгы 34 м2 артмаган өйдә туганының улы белән килене карый. Алар да инде җитмеш яшьне тутырган.

Өйгә килеп кергәндә Зәкия әби чәй эчеп утыра иде. Тыштан өй кебек күренгән өйне өй дип әйтеп булмый. Матчаларга терәүләр терәтелгән, язгы сулар аркасында мич урыны селкенеп, аның белән түшәм арасында кул сыярлык ярыклар хасил булган. Тәрәзәләр менә-менә килеп төшәм дип тора. Гомумән, җитмешенче елларда салынган өй черегән. Су, газ кертелмәгән, кышларын исә өй утын ягып җылытыла.

Тыл ветераны һәм сугыш ветеранының тол хатыны буларак сезнең торак шартлары белән хакимият, социаль яклау министрлыгы хезмәткәрләре кызыксынамы, яныгызга килеп хәлегезне беләме, дигән сорауга Зәкия әби "юк" дип җавап бирде. Фатир сорау мәсьәләсен аны караучы Сәвилә ханым аңлатып бирде.

"Бу өйне Зәкия әби иптәше белән 1970 елларда алган булган. Егерме еллап инде без бергәләп шушы өйдә яшибез. Туксанынчы елларда Зәкия апа бот сөяген сындырды. Шуннан соң урыннан торып йөри алмас булды. Моннан ике еллар элек шәһәр хакимиятенең икенче катында эшләүче Алсу Мөниповна (фамилиясен хәтерләми) дигән түрәгә мөрәҗәгать иттем. Сугыш һәм хезмәт ветераны буларак Зәкия әбинең торак шартларын яхшыртып булмасмы икән дидем. Түрә ханым исә безгә мондый мөмкинлекләрнең булмавын әйтте. Ул вакытта ничектер Зәкия әбинең тормыш иптәшенең сугыш ветераны икәнен әйтергә башыма килмәде. Инвалид арбасы да сораган идем, ул гозеремне дә кире какты. Бу очрашудан соң мин Зәкия әбинең иренең сугыш ветераны булуы турында документ җыя башладым. Тагын шул түрә хатын янына бардым. Ул кабат мине кире борды, кая барыйм, кемнән ярдәм сорыйм дигәч, бармагы белән җиргә генә төртеп күрсәтте. Күрәсең, Иделбуе районының социаль яклау бүлегеннән минем фатир артыннан йөрүем турында аңа җиткергән булганнардыр инде. Ләкин мин моның белән туктап калмадым, шәһәр хакимиятенә торак шартларын күрсәткән документларның күчермәсен дә өстәп хат яздым. Шуннан миңа Иделбуе районы башлыгының беренче урынбасары Низамов Марат Харис улыннан хат килеп төште. Хатта Зәкия әбинең 34 м2 мәйданлы өйдә яшәве, шуңа күрә фатир алырга хокукы булмавы белгертелгән иде. Мин үз хокукларымны хатлар белән ала алмаячагымны аңлагач, бу өйнең таушалган булуын теркәү өчен белгеч чакырттым. Узган ел белгеч килеп өйнең 72% таушалган һәм яшәү өчен яраксыз булуын теркәп документ калдырды. Нәтиҗәдә, әлеге документка нигезләнеп мин хакимиятне мәхкәмәгә бирдем. Мәхкәмә быелның 1 ноябрендә булырга тиеш иде. Шәһәр хакимияте без бу мәсьәләне уңай хәл итәчәкбез, мәхкәмәгә килеп тормыйбыз, дип белдергән. Шулай итеп, мәхкәмә бу айның 24енә күчерелде, белмим, безнең файдага нәтиҗәләнерме, әллә инде кабат берәр сәбәп табарлармы, әйтә алмыйм", дип белдерде ул.

Сәвилә Гайфуллина сүзләренчә, алар Зәкия әбинең хокукы булган фатир артыннан йөреп тәмам арганнар. Түрәләр без яшәгән өйнең мәйданына карыйлар да, торак тиеш түгел дип тискәре карар чыгаралар. Әмма берсе дә Зәкия әбинең хәлен белү, тормыш шартлары белән танышу өчен безнең янга килеп карамый, дип ризасызлыгын да җиткерде.

Сәвилә ханым шулай да соңгы айларда үзләре белән бераз кызыксына башлауларын сүзләренә өстәде. Бу хәл октябрьдә Мәскәүдән Никита исемле фотожурналист килеп киткәннән соң булды, ди ул.

"Никита Перфильевка рәхмәт яусын. Ул килеп Зәкия әбине фотога төшереп, хәлләрен сорашып киткәч, боз кузгалды кебек. Бистә шурасының рәисе дә шалтыратты, социаль яклау хезмәткәрләре дә кызыксына башлады. Хәтта Низамов үзе килеп өйне карап китте. Танышларыбыз әйтүенә караганда, Никита фотоларны Мәскәүдә КПРФ башлыгы Зюгановка күрсәтеп, безнең хәлләрне аңлатып биргән, Зюганов исә мәсьәләне Татарстан җитәкчелегенә җиткергән ахры. Юкса безне башка кем ишетсен моңарчы ишетмәгәнне. Аннан соң мин "Азатлык" аша "Мәдәни җомга" газетының баш мөхәррире Зиннур Мансуровка рәхмәтемне җиткерәсем килә. Ул кайдан ишеткәндер безнең хәлне, беркөнне килеп Зәкия әбигә коляска калдырып китте. Мәрхәмәтле кешеләр бар икән дөньяда дип уйладык", ди ул.

Зәкия әби исә үзенең 99 яшендә булса да тормыш шартлары өчен уңайлы торакта яшәп каласы килгәнен әйтте. "Кәфенлегемне әзерләгәнгә инде егерме ел булды. Әмма Аллаһы Тәгаләдән узып булмый. Хөкүмәт сугыш аркасында тол калган хатынарны тораклы иткән кебек миңа да тиешле фатирымны бирсә, шул җылы куышымда догаларымны укып утырыр идем", ди ул хыяллары белән уртаклашып.
XS
SM
MD
LG