Accessibility links

якшәмбе, 4 декабрь 2016, Казан вакыты 21:29
Әстерхан мэры Михаил Столяровка, зур суммада ришвәт өчен, җинаять эше ачылган. Бу хакта Русия тикшерү комитеты вәкиле Владимир Маркин белдерде. Алдан Столяровның тоткарлануы хәбәр ителгән иде.

Тикшерү белдерүенчә, Столяров эшмәкәргә адиминстратив бина төзү өчен җир кишәрлеге бирелгәнгә 10 миллион сум таләп иткән. Столяров шулай ук ширкәтнең нигез капиталының 25 процентын үзенең ышанычлы кешесенә теркәү таләбе дә куйган булган.

“Таләп ителгән 10 миллион сумны алган вакытта Столяров Әстерхандагы рестораннарның берсендә тоткарланды”, ди Маркин.

2012 елның мартында Столяров “Бердәм Русия”дән мэр итеп сайланды. Оппозиция аны сайлау тәртибен күпләп бозуда гаепләде, “Гадел Русия”дән аның көндәше булган Олег Шеин һәм теләктәшлек күрсәткән берничә кеше сайлау нәтиҗәләрен кире кагуны таләп итеп ачлык та игълан иткән иде.

Шеин бүген Life News белән әңгәмәдә үзен Әстерхан мерына намзәт итеп күрсәтергә җыенуын белдерде.

XS
SM
MD
LG