Accessibility links

Кайнар хәбәр

Бәләбәй татар гимназиясе көрәшләрдә чыныга


Нурмөхәммәт Хөсәенов укытучылар белән
Нурмөхәммәт Хөсәенов укытучылар белән

Башкортстанның Бәләбәй шәһәрендәге киң билгеле татар гимназиясе бүгенге көндә тагын да зуррак уй-ниятләр белән яши. Балаларын биредә укырга бирергә теләүче ата-аналар артканнан-арта бара. Шуңа күрә дә гимназия җитәкчелеге республика җитәкчелегенә яңа бина төзүне сорап мөрәҗәгать юллый. Бу хакта гимназия директоры Нурмөхәммәт Хөсәенов хәбәр итте.

Гимназиядә һәрдаим мәгарифнең алдынгы эш ысуллары кулланыла. Күп кенә яңалыкларны белем учагы мөгаллимнәре үзләре дә уйлап чыгара. Булдыклы милләттәшебез җитәкләүче уку йорты республикадагы башка мәктәпләргә дә үрнәк күрсәтә. Биредә белем алучыларның 90 проценты ел саен югары уку йортларына керә. Укучыларны фәнни эшләргә җәлеп итү, төрле түгәрәкләрдә балаларның сәләтләрен камилләштерү, спорт белән шөгыльләнүдә югары күрсәткечләргә ирешү дә – милли белем учагының казанышлары. Шул ук вакытта укучыларның тәртибе ягыннан да мактанырлык гимназия мөгаллимнәренә. Мәгарифкә һәрдаим яңа эш алымнары кертүчеләр төрле дәрәҗә түрәләр тарафыннан каршылыкларга очрап торса да, күңелен төшерми, киресенчә, чыныга гына.

Бәләбәй татар гимназиясе – Татарстаннан читтә ачылган беренче милли гимназия. Башкортстанда тагын берничә татар гимназиясе бар дип саналса да, чын милли белем учагы дип һичшиксез нәкъ менә Бәләбәй гимназиясен генә атарга була. Биредә балаларда татар милли рухы тәрбияләнә. Уку йортына аның бинасын төзетә башлаган көннән үк, милләт өчен җанын фида кылырга әзер шәхес – Нурмөхәммәт Хөсәенов җитәкчелек итә.

Нурмөхәмәт әфәнде үзе дә мөгаллимлек эшчәнлеген алып бара – татар тарихын укыта ул. Гимназиягә укырга килгәндә балаларда милли хис бик чамалы булса, укып беткәндә милләтебезнең данлы тарихы белән горурлана алар.

Бәләбәй татар гимназиясе
Бәләбәй татар гимназиясе
Бәләбәй татар гимназиясенең казанышлары бихисап. Укучылар төрле олимпиадаларда җиңсә, мөгаллимнәр үз эшләрендә югары күрсәткечләр яулый. 2008 елда абруйлы белем учагы 1 миллион сумлык федераль грант яулый. Яңа җиһазлар алуга, балаларның сәләтләрен арттыру чараларына, бәйрәмнәрне оештыруга зур ярдәм була ул. Гимназия директоры Нурмөхәммәт Хөсәенов шундый уңышлар була торып та мәгариф түрәләренең алдынгы белем учагына каныгуларын, аның дәрәҗәсен төшерергә тырышуларын әйтә.

“Төрле гаепләр тагылып дистәләрчә мәхкәмәләр аша үтәргә туры килде, - ди Нурмөхәммәт әфәнде. - Бу аяк чалулар аеруча мин Казанда ил президенты Владимир Путин алдында чыгыш ясап, “Башкортстанда татар булу җиңел түгел” дип чыгыш ясаганнан соң киң җәелеп китте. Үзенчә бер милли-сәяси заказ иде бу. Соңгы вакытта киртә корулар кимеде.Моңа президентның алмашынуы да уңай йогынты ясагандыр”.

Гимназиядә балаларның сәламәтлеген ныгытуга да зур игътибар бирелә. Биредә озын тәнәфесләрдә балалар спорт белән шөгыльләнергә дә, биергә өйрәнергә дә вакыт таба. Физик күнекмәләр өчен җайланмалар хәтта фойеларда һәм коридорларда да җиһазланган. Ә инде гимназиянең тагын бер үзенчәлеге – аның сәнгать бүлеге дә булуы. Анда балалар музыка серләренә дә өйрәнә, җырлый, сурәтләр төшерә, төрле сыннар ясый, бию маһирлыгын арттыра.

Ә инде татар теле һәм әдәбияты укытуга аерым игътибар бирелә. Гимназиянең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Миләүшә Хәйбунасова ата-аналарның бирегә балаларын бик теләп укырга бирүләрен әйтә. “Гимназиядә татар малайлары белән кызлары ана телен төпле өйрәнә. Моннан тыш данлы тарихыбыз хакында дөрес-хак мәгүлүматларын да ала укучылар”, ди ул.

Укыту-тәрбия эшләрендә гимназия күп очракта Татарстан белән хезмәттәшлеккә өстенлек бирә. Соңгы елларда академик Җәүдәт Сөләймановның данлыклы “Сәләт” фонды белән дә элемтәләр арта. Гимназия директорының тәрбия эшләрендәге урынбасары Лилия Арсланова әйтүенчә, быел алар “Сәләт” аланының йомгаклау фестивалендә дә катнашкан. Киләсе елларда анда тагын да күбрәк балаларны алып бару күзаллана.

Замана казанышларын куллану гимназиядә гел игътибар үзәгендә. Информатика дәресләренә укучылар үзләре дә бик теләп йөри. Һәрбер укыту кабинетларында компьютерлар бар һәм алар интернетка тоташтырылган. Гимназия директорының фәнни-методик эшләр буенча урынбасары Зөлфия Фәйрушина әйтүенчә, балалар башлангыч сыйныйфларда ук фәнни эшләр белән шөгыльләнә башлый. Башатарак алар рефератлар язса, аннан җитдирәк гыйльми эзләнүләргә күчә.

Балаларның сәламәт ризык белән туклануы да һәрдаим игътибар үзәгендә. Укучылар өчен өч тапкыр бушлай җылы аш әзерләнә. Шимбә көнне дә эшли биредә ашханә. Гимназиядә дикъкатьне җәлеп иткән тагын бер үзенчәлек – биредә үзләренең татар балалар бакчасы да булуы. Өч ел элек эшли башлаган бакчада хәзер ике төркемдә 35 бала ана телендә тәрбия ала.

Киләчәккә гимназия җитәкчелегенең уй-ниятләре зурдан. Янә дә бер бина төзеп укучылар санын тагын да арттырырга исәпләре.
XS
SM
MD
LG