Accessibility links

якшәмбе, 11 декабрь 2016, Казан вакыты 07:21

8 ноябрьдә Исәт районының бердәнбер татар авылы - Югары Егәнледә дистә елдан артык төзелә башлаган мәчет тантаналы рәвештә ачылды.

1930нчы елларда авылда ике мәчет булган – агач һәм кирпеч. Партия оешмалары аның беренчесен шул елларда ук ябалар һәм колхозның сыер абзары итәләр. Ә берничә елдан икенчесен дә сүтеп, күрше райондагы авылда МТС төзүдә кулланалар.

- Шуннан соң авылда азан тавышы ишетелми. Бу гасырның башында гына авыл хакимияте җитәкчесе Наил Рафиков яхшы сыйфатлы кирпечтән мәчет төзү эшен башлап җибәрде. Ләкин төрле сәбәпләр белән бу изге гамәл ярты юлда тукталып калды. Бары тик 2011 елда гына авыл башлыгы Земфира Ихсанова өлкә мөселманнары дини оешмасына мөрәҗәгать итеп, мәчетне төзеп бетерергә ярдәм сорады.

Яңа иман йорты

Яңа иман йорты

Үзлектән матди ярдәм күрсәтергә теләүчеләр дә табылды. Мәсәлән, Ялутор районы, Яңа Атъял авылында туып-үсеп, озак еллар төньякта эшләп, бүгенге көндә Төмән шәһәрендә яшәүче 77 яшьлек Наилә Мәхмүтова пенсия акчасыннан йөз мең сум белән өлеш кертте. Булышучылар исемлегендәге Төмән шәһәреннән Наилә Кәримова, авылдашлары – 76 яшьлек Майкамал Баһаветдинова, 85 яшьлек Мөкәррәмә Калинаны да әйтми мөмкин түгел. Хәтта күрше авылларда яшәүче казах милләте кешеләре дә бу саваплы эштә бик теләп катнаштылар, - дип сөйләде тантанада сәдака бирүчеләрне хәтер китабына теркәп баручы Ачилә Тимирова.

Мәчет төзүдә актив катнашучылар - авыл башлыгы Земфира Ихсанова һәм Сабира Рафикова

Мәчет төзүдә актив катнашучылар - авыл башлыгы Земфира Ихсанова һәм Сабира Рафикова

“Әйләнәсе бизәкле тимер рәшәткә белән уратып алынган мәһәбәт гыйбадәт йортының ишекләре халык өчен үткән ел ук ачылды инде, - дип сөйләде Земфира Ихсанова. - Рамазан аенда, Корбан бәйрәмендә дә монда кеше тулы булды. Мәчеттә намаз уку өчен бөтен уңайлыклар да булдырылган. Мәчет төзелешен ахырына җиткерергә халыкка өлкә хакимияте дә булышты.

Авылда инде 20 елга якын мулла булып торучы 70 яшьлек Мәсхүт бабай Айдаров барлык дини кануннарны саклап, аларны халыкка җиткереп, бергәләшеп эш итәргә тырыша. Ярдәмчесе Умар хәзрәт намазлар, дин дәресләрен алып барачак”.

Алгы якта икенче булып утыручы - авыл мулласы Мәсхүт Айдаров

Алгы якта икенче булып утыручы - авыл мулласы Мәсхүт Айдаров

Ачылу тантанасын өлкә мөселманнары дини оешмасы мөфтие Галимҗан хәзрәт Бикмуллин Коръән сүрәләре белән башлап җибәрде һәм мәчет төзелешендә зур көч куйган актив затларга рәхмәт хатлары тапшырды. Тәбрикләү өчен аңа район хакимияте вәкилләре, өлкә, төмән районы татар милли-мәдәни автономиясе җитәкчеләре кушылдылар.

Русиянең Азия өлеше мөселманнары дини оешмасының өлкә Казыят идарәсе җитәкчесе мөфти Фатыйх хәзрәт Гарифуллин озак еллар бу авылда мәктәп директоры булып эшләгән, хәзерге көндә Төмән шәһәрендә яшәүче 91 яшьлек Ватан сугышы ветераны Рифхат бабай Тубаевка хөрмәтен белдереп Коръән китабы бүләк итте. Рифхат бабайның ике абыйсы - указлы мулла малайлары 1930нчы елларда “совет дошманнары” дип атылганнар.

Авыл тарихын җыючы ветераннар шурасы рәисе Кафия Фәтхуллина (уртада)

Авыл тарихын җыючы ветераннар шурасы рәисе Кафия Фәтхуллина (уртада)

Мул итеп әзерләнгән табын артында Галимҗан хәзрәт өлкә хакимияте ярдәме белән Вагай районының Юрмы һәм Тугыз авылларында, Яркәү районының Карбан авылында да мәчетләр төзелгәнен белдерде. “Мәчетне мактаныр өчен төземиләр, бу йорт кешеләрне берләштерер, дуслаштырыр өчен кирәк. Мәчетләребез буш тормасын өчен динебезгә яшьләрне тартырга кирәк, шул чакта тирәбездә тәртипсезлек, тәкәбберлек, кеше рәнҗетүләр булмаячак”, диде ул.

XS
SM
MD
LG