Accessibility links

дүшәмбе, 5 декабрь 2016, Казан вакыты 13:38

"Татарстанга ваһһабичылык янамый"


14-17 ноябрьдә Казанда "Ислам күпмәдәниятле дөньяда" исемле III халыкара форум уза. Дөньяның төрле илләреннән җыелган галимнәр исламга кагылышлы проблемнар турында сөйләшә.

АКШ, Франция, Германия, Нидерланд, Швеция, Норвегия, Иран, Русия һәм башка илләрдән килгән белгечләр өч көн дәверендә ислам дөньясындагы проблемнарны барлый. Чараны Казан федераль университетының Халыкара мәнәсәбәтләр, тарих һәм көнчыгышны өйрәнү институты оештырды. Оештыручыларның берсе, әлеге институт доценты, галим Азат Ахунов чараның максаты да – ислам дөньясындагы проблемнарны фәнни күзлектән анализлау, дип сөйләде Азатлыкка.

"Узган форумнар белән чагыштырганда быел исламның күбрәк актуаль проблемнарына игътибар итәбез, шул ук сәләфичылык, ваһһабичылык һәм башка проблемнар. Бу турыда "белгечләр" күп сөйлиләр, ләкин без фәнни оешма буларак бу чарага Русия һәм чит илләрдән танылган белгечләрне чакырдык. Бу мәсьәләләр, проблемнар турында фәнни күзлектән чыгып сөйләшмәкче булабыз, шуңа күрә безнең чараның төп максаты – бу хәлләргә фәнни анализ бирү", диде Азат Ахунов.

Көрәшергә түгел, диалог табарга кирәк

Бүгенге көндә Русия шул исәптән Татарстанда да актуаль булган ваһһабичылык мәсьәләсен чишү өчен ваһһабчылар беләр көрәшү түгел, ә диалог алып барырга кирәк, ди Азат Ахунов.

Азат Ахунов

Азат Ахунов

​"Шул ук ваһһабчылар, хизб ут-тәхрирчеләр, дип әйтәбезме, беренчедән, алар белән диалог оештырырга кирәк. Ниндидер көч кенә кулланып, бу проблемны хәл итеп булмый, бу безнең генә фикер түгел, бу диния нәзарәтенең дә фикере. Шуңа күрә алар белән бергә бу юнәлештә эшләргә җыенабыз.

Бу чара шуның күрсәткече, мисалы. Ваһһабичылыкның куркынычы бар, ләкин Татарстан өчен актуаль түгел ул, гомумән, бу юнәлеш татар менталитетына туры килми, дип әйтә алам.

Шуңа күрә бу проблем турында күпертеп сөйләү дөрес түгел. Татарстанга ул бернинди куркыныч та тудырмый. Террактлар һәм башка вакыйгалар, миңа калса, читтән оештырылган, махсус Татарстанга каршы юнәлтелгән", диде Азат Ахунов.

Мәгариф, җәдидчелек бүгенге проблемнарны хәл итә ала

Галим Ринат Нәбиев бүгенге глобальләшү, радикальләшү кебек проблемнарны чишү юлын мөселман мәгарифе өлкәсендә дә эзләргә кирәклеген ассызыклады, бу мәсьәләдә XIX гасырның икенче яртысы тәҗрибәсен искә алу кирәклеген, җәдидчелек рухының бүгенге көндә дә мөһим булуын әйтте ул.

Ринат Нәбиев

Ринат Нәбиев

"​Глобальләшү, радикальләшү, секулярлашу (җәмгыятьнең диннән читләшүе) кебек масштаблы сорауларга җавапны беренче чиратта мөселман мәгарифе өлкәсе кысаларында дә эзләргә кирәк. Бу эштә тарихи тәҗрибәгә мөрәҗәгать итү мөһим.

Революциягә кадәр тәҗрибәнең мөһимлеге шунда ки: нәкъ мәгариф өлкәсе татарның социаль-сәяси активлыгы уяну, татарлыгын тануның үзәк урыны булды, татарны Русия империясенең алдынгы милләтләреннән итте. Җәдидчелеккә килгәндә, аның рухы бүген дә мөһим", диде Ринат Нәбиев.

Шәригатьне канунны үзгәртмичә дә тормышка ашырып була

Чарада ислам хокукы, шәригать мәсьәләсе дә игътибарга алынды. "Билгеле, Русиядә шәригать кануннарын тормышка ашыру турында сүз йөртеп булмый, моңа Русиядә шактый нәрсәләр җитми, әмма Русия кануны хәрефен үзгәртмичә дә шәригатьне тормышка ашырып була", дип сөйләде Мәскәүдәге Югары икътисад мәктәбе профессоры Леонид Сюкияйнен.

Леонид Сюкияйнен

Леонид Сюкияйнен

Ягъни, сүз шәригатьнең Русия канунына каршы килмәгән өлешләре турында бара. Моңа дәлил итеп ул кайбер мисалларны китерде. Мәсәлән, шәригатьтәге васыять калдыру, никах килешүе, ислам икътисады өлешләре. Гомумән, исламның әлеге хокукый өлешләрен мөселман булмаганнар үзләренә уңайлы дип табарга мөмкин, ди ул. Әлбәттә, бу мәсьәләр белән шөгыльләнүче үзәк тә булырга тиеш, ди галим. Шул исәптән, күптән түгел Мәскәүдәге Югары икътисад мәктәбенең хокук бүлегендә Русиядә беренче булган ислам хокукы буенча магистратура ачылуын билгеләп узды ул.

​"Ә бит Русиянең хокукый тормышында күп нәрсәне Русия канунының бер хәрефен дә үзгәртмичә ашырырга була. Миңа инде утыз да түгел, кырык та, хәтта илле дә түгел, инде васыять төзергә вакыт. Минем ике кызым бар, мисалга, әгәр дә улым һәм кызым булган булса, васыять төзегәндә мин улыма кызыма караганда ике тапкыр күбрәк калдырган булыр идем. Әйтегез әле мондый васыять Русиядә легаль була аламы? Кемгә теләсәм шуңа калдыра алам бит. Миңа беркем бер сүз әйтә алмый.

Һәм шундый яклар бик күп. Потенциаль мөмкинлекләр бар. Әмма, ул потенциаль мөмкинлекләрне тормышка ашыруга бездә күп нәрсәләр җитми. Беренче чиратта Русия хокукын яхшы белү кирәк, димәк хокукчы булырга кирәк. Икенчедән, шәригать, фикхны бик тирән белергә монда инде кыенрак, чөнки бездә бер үк вакытта шәригатьне дә өйрәткән уку йортлары юк. Үз тарихыңны яхшы аңларга, үз гореф-гадәтләреңне белергә, дөньяви дәүләтнең нәрсә икәнен аңларга кирәк", дип сөйләде Леонид Сюкияйнен.

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG