Accessibility links

дүшәмбе, 27 февраль 2017, Казан вакыты 23:37

«Дөнья ашъяулыгы»н чигүдә татарлар да катнашкан


Мәскәү өлкәсендә Пушкино шәһәрендә төрле милләт ханымнары бергәләшеп «Дөнья ашъяулыгы» чиккәннәр. Аның озынлыгы - 5 метр, киңлеге - 90 сантиметр. Ашъяулык татар, украин, яһүд һәм башка халыкларның милли бизәкләре һәм чигү алымнары кулланып чигелгән.

Татар конгрессы хәбәр итүенчә, бу проектка Пушкино шәһәрендә Хәмдия Рамаева җитәкләгән «Вазыйфа» татар милли-мәдәни мохтәрияте ханымнары катнашкан. Алар ашъяулыкка чәчәкле-яфраклы бизәкләр чиккәннәр.

XS
SM
MD
LG