Accessibility links

Кайнар хәбәр

Обама Иранга карата яңа чикләүләрне ашыктырмаска чакыра


Барак Обама
Барак Обама
АКШ президенты Барак Обама Конгрессны Иранның атом програмы турында Тәһран белән сөйләшүләр дәвам иткәндә бу илгә каршы яңа чикләүләр мәсьәләсен кичектереп торырга чакырды.

Ак йортта үткән матбугат очрашуынада Обама Иранның атом коралына ия булуына юл куймау өчен иң яхшы юл – сөйләшүләр, диде.

Әгәр дә Иран үз вәгъдәсен үтәмәсә, чикләүләрне яклау көчле булачак, диде Обама.

Обама идарәсе Иран белән сөйләшүләр өчен күбрәк вакыт бирүне сорый. Конгресстагы кайбер җитәкчеләр һәм АКШның беректәше Израил тәкъдим ителгән килешү Иранга карата чикләүләрне вакытыннан элек җиңеләйтүне күз алдына тота ди һәм киресенчә, чикләүләрне кырыслатырга чакыра. Берничә ил катнашындагы төркемнең Иран белән сөйләшүләре киләсе атнада дәвам итәчәк.
XS
SM
MD
LG