Accessibility links

сишәмбе, 6 декабрь 2016, Казан вакыты 08:53

Рөстәм хәзрәт Зиннуров: "Татар исламы дигән нәрсә юк"


"Казан нуры" мәчете имамы Рөстәм Зиннуров сүзләренчә, ислам динен гарәп, татар исламнарына бүлгәләү ул татарларны мишәр, нижгар, Казан арты татарларына бүлгәләүгә охшаш проблем.

Рөстәм хәзрәт Зиннуровның вәгазьләрен "Казан нуры" мәчетендә йөзләгән мөселман ишетә. Алар анда өч хәзрәт: Алмаз хәзрәт, Дамир хәзрәт һәм Рөстәм хәзрәт чиратлашып җомга вәгазьләре сөйлиләр. "Казан нуры" мәхәлләсенең бер төркеме Рөстәм Зиннуров чыгышларына өстенлек бирсә, ул үзеннән яшьрәк хәзрәтләргә дә урын бирү яклы. Чөнки үзе дә дини белем алып кайтып 2000 елда Мансур хәзрәт белән Мәрҗәни мәчетендә хезмәт итә башлаганда яшь егет булган. Бер елдан, 2001 елда "Казан нуры"на күчкән. Рөстәм Зиннуров анда мәчетне тәртиптә тотучы мәрхүм Шамил Исхаков белән 2006 елга кадәр халыкка хезмәт иткән. Казый булып сайланганнан соң Кол Шәриф мәчетенә күчкән. Бүген ул янә "Казан нуры" имамнарының берсе. Дистә елдан артык мөселманнарга хезмәт итү чорында Рөстәм хәзрәт тәҗрибә, өстәмә белем туплаган, фикерләрен баеткан. Алай да, ул Татарстандагы кайбер "дин белгечләре" кебек үзен белгеч дип аерып әйтергә батырчылык итми.

– "Фәлән дин белгече" дип әйтүчеләргә аптырыйм. 7-10 ел бу юнәлештә белем алучы хәзрәтләр дә үз-үзебезгә белгеч дип түгел, хәтта белгечлекнең башы дип әйтә алмыйбыз. Гарәпчә укый белмәгән кешеләр йә үзләре, йә башкалар аларны дин белгече дип күтәрәләр. Андыйларга "егетләр, бераз гына оят булсын инде дип әйтәсе килә, ди Рөстәм Зиннуров.

Әлеге әңгәмәдә без аның белән республика мөселманнары арасында фикер каршылыгы тудырган кайбер четерекле мәсьәләләрне күтәрдек.

– Рөстәм хәзрәт, республика мөселманнары арасында "традицион ислам" атамасы еш телгә алына. Сезнеңчә, ул дөрес кулланыламы, ислам традицион була аламы?

– Традицион ислам мәсьәләсенә килгәндә, юк татар исламы, юк гарәп, төрек исламы. Төрек исламы дип йөртүләр ул ислам диненә өстәп куелган. Татар исламы дип әйтсәк, бездә өчесен, җидесен, кырыгын өстәп куйганнар. Моны яшереп утырасы түгел. Исламның нигезендә андый әйбер юк. Шуңа күрә мин кайбер дин әһелләренә аптырыйм. Алар кемгәдер ярарга теләп, булмаган әйберне бар, әйе, бу пәйгамбәребезнең сөннәте, пәйгамбәребез моңа ишарәт кылган дип сөйлиләр. Тик юк ул. Ярый да безне – хәзерге имамнарны гына тәнкыйтьләсәләр, инде Ризаэтдин Фәхретдин хәзрәтенә үк барып җиткәннәр. Шундый акылсызлык буламыни, Ризаэтдин хәзрәт безнең традицион исламга туры килми, өчесе, җидесе, кырыгы юк аның китабында дип чыгарганнар. Андый вакытта бик әйтәсе килә, егетләр җитте инде сезгә, халыкны көлдереп утырмагыз, дип. Татарларда яхшы сүз бар: итек басучы итек бассын, икмәк пешерүче икмәк пешерсен.

Үз акылың булса читтә дини белем алуның зыяны юк
Традицион ислам шул – Аллаһның барлыгын тану, пәйгамбәребезнең чын пәйгамбәр икәнлегенә иман китерү, биш вакыт намаз, фарыз уразаны тоту, мөмкинчелек булса гомергә бер хаҗ кылу һәм зәкятен бирү. Ә калганнары – нәфел. Болар бөтенесе дә ислам дип атала. Инде өчесе, җидесе, кырыгын үткәрү – ул гадәтләр. Мин аңа каршы түгел, чөнки үземнең дә катнашканым бар. Әмма имам кеше моны дөрес файдаланырга тиеш. Ягъни, сәдәка җыярга, бәлеш ашар өчен генә түгел, вәгазьгә әзерләнеп, Аллаһның сүзен җиткерим дип бара икән, ул һичшиксез уңышка ирешәчәк. Аллага шөкер, андый мәхәлләләр авылда, районда, шәһәрдә дә бар. Шуңа күрә алар яңгырап, тулып тора.

– Күптән түгел Мордовия мөфтие Фәһим Шәфиев дини белем алу өчен мөселманнарны чит илгә җибәрмичә, үзебездә укытуны җайлауны сорап Русия Думасы депутатларына мөрәҗәгать итте. Андый сүзләрне әйтүчеләр Татарстанда да очрый, мондагы белем җиткән, безгә ата-бабалардан килгән ислам кирәк диючеләр бар. Сез бу фикер белән килешәсезме?

– Бу дөрес фикер түгел. Үзенә карата хаклы да ул кешеләр, кеше читкә чыгып китәр алдыннан башлангыч (базовый) белемне монда алсын. Әлеге җирлектә үссен, кешеләр ничек яшәгәнен күрсен, белем алсын. Мондагы гыйлемне, мәгълүматны үзләштергәннән соң читкә чыгып китсен. Читкә чыгып китүнең бернинди явызлыгы юк. Кемнең башы яки күзе дөрес күрми, башканы эзләргә тели, ул барыбер үзенә кирәклене таба. Элек, мәсәлән, "Америка авазы"н ни хәтле кысарга теләсәләр дә, кем аны теләгән, барыбер ул дулкынны тоткан.

Кара көчләр ислам белән христиан динен сугыштырырга тели
Мисыр, Төркия, гарәп илләре булсынмы, күрсеннәр. Шиһабетдин Мәрҗәни хәзрәтләре, бичара дип кимсетеп әйтүем түгел, кайбер дин мәсьәләләрен ул олы яшьтә генә белгән, кайчан да кайчан Мәккәгә барып җиткән. Бүген ул мәгълүматларны Казанда, Мөхәммәдия мәдрәсәсендә беренче-икенче курс шәкертләре өйрәнеп белә. Ә ул вакытларда мөмкинлек булмаган.


– Хәзрәт, шәкертләрне, дини белем алучыларны искә алдык. Соңгы вакытларда аларның кайда укуларына гына түгел, нинди кием киюләре, кызларның башларына яулык бәйләүләре дә кемнәргәдер тынгылык бирми. Террор гамәлләре булуга ашыгыч рәвештә хиҗаплы хатын-кызларны гаепле итеп калдырырга тырышалар.

– Бу мәсьәлә буенча миңа чит илләрдән шалтыратып, елап, хәзрәт Аллаһ хакы өчен җиткерегез – бу бит махсус мөселманнар белән христианнарны сугыштырыр өчен эшләнгән эш диләр. Бөтен халыклар аңларга тиешләр, кемдер ике цивилизацияне сугыштырырга тели. Кем икәнлеген мин белмим, ләкин ул кара көч бар. Шуңа күрә пәйгамбәребезгә иңдерелгән Коръәндә, Аллаһ тәгаләгә ышанабыз дип әйтүчеләр арасында сезгә иң якыннары христианнар диелгән. Без мөселманнар бөтен милләтләрне бертигез күрәбез.

Русиядә яулыклы кызларга бәйләнүгә караганда мөһимрәк мәсьәләләр бар
Яулык, хиҗап кигән хатын-кызлар мәсьәләсенә килгәндә, татар кызлары ыштансыз йөргән вакытта бөтен проблема яулык бөркәнеп йөрүчеләрдә микәнни? Минемчә, Русия күләмендә яулыклы кызларга бәйләнүгә караганда, зуррак, мөһимрәк мәсьәләләр шактый. Бу хатын-кызлар хиҗапларын, яулыкларын салган вакытта шәһәрләрдә зиначылык, эчкечелек кимесә ике кулымны да күтәрер идем.

Октябрь аенда Казанда "Хизб ут-Тәхрир" хәрәкәтенә кушылган кешеләр мәчетләрдә торып басып сүз әйтергә, үзләренә игътибар җәлеп иттерергә теләде. Бу күренеш "Казан нуры" мәчетендә дә булды. Аларның бу гамәлләренә сез нинди аңлатма бирер идегез?

– Ул "Хизб ут-Тәхрир" дипме, башкача аталамы, белмим, кемдер сүз әйтергә тели икән, иң кимендә имам янына килеп аннан рөхсәт алырга тиеш. Мин Төркиядә, Согуд Гарәбстанында да булдым, Аллага шөкер, Мәдинә шәһәрендә укыдым. Моңа мин бик ризамын. Шуңа да исламны кулланып төрле хәрәкәтләр, юнәлешләр эшләвен беләм. Әмма ул Казандагы хәрәкәт кешеләре мөселманнарга ярдәм итәргә телиләр икән, килеп киңәшсеннәр, сүз әйтергә имамнан рөхсәт сорасыннар. Ә болай торып басып кычкыру бернинди кысаларга сыймый.
Исламдагы проблемнар татар проблемнары белән охшаш
Безнең бөтен ислам дөньясындагы проблем татарлардагы проблем кебек. Мәсәлән, нижгарлар үзләрен өстен күрә, "без – татарның каймагы" диләр. Сергачлар, Чистай, Чүпрәле дә "без – мишәрләр" дип юрганны үзенә тарта. Казанлылар, Казан артлары "без – чиста татарлар" ди. Менә бу бездә проблем. Югыйсә, бер үк милләт. Кыямәт көнендә сорамаячаклар, син Арчада, Буада тудыңмы, Тукайча сөйләштеңме, дип.

Миңа тормыш иптәшем бервакытны, радиода берәү "мишәр егете" дип җырлый, ди. Мишәр егетен күтәреп, мактап. Минемчә бу артык эш. Беркайчанда русларда Костромада, Түбән Новгородта туып үскән урысны мактавын ишеткәнем булмады. Кайбер гаиләләргә керәм, берсе Казан артыннан, икенчесе Чүпрәле ягы. "Хәзрәт, безнең як – мишәрләр инде", диләр. Чынлыкта әле берсеннән дә бу хакта сорамадым. Үзеңне аерып әйтәсең килгәч, мин Чүпрәле районыннан дип әйт инде. Телисең икән, мин Арчадан диген, тик башкача бүлү кирәкми.

– Ялгышмасам, татарлардагы эчкечелек проблемы да сезне нык борчый, вәгазьләрегездә еш сөйлисез?

– Явыз Иван бүген гаскәре белән килгән булса, татарлар белән сугышып тормыйбыз, аракы бирегез дә эчсеннәр туйганчы, аунап ятканда үзебез килеп керербез дияр иде. Менә бу хәзерге татар халкының дәрәҗәсен күрсәтә. Бигрәк тә Сабантуйларда шул хәтле оят, авылга кайткан чакта күрәм, ишек алдында 70-80 яшьлек апалар сыра, аракы эчеп утыралар. Бу – хурлык түгелмени инде?

– Бәлки шуңадыр да мәчетләргә йөрүче татарлар кими, башка милләт вәкилләре артадыр. Татарларның бер төркеме бу күренешкә курку белдерә, мәчетләрдә русча вәгазьләр яңгырый башлады. Ялгышмасак, "Казан нуры"нда да вәгазьләр ике телдә бара?

– Әйе, Казанның меңъеллыгы вакытында ук яшьләр, татарча белмәүче татарлар, читтән килүче мөселманнар җомганың тәмен белер өчен аларга да аңлаешлы телдә вәгазь сөйләүне үтенгәннәр иде. Шуңа да сөйләмемә берничә рус җөмләләре кертә башладым. Төркиядә гарәпчә дә өстәп җибәрәләр, төрекчә дә сөйлиләр. Франция, Америкада мәчетләрдә булган бар, анда французча, инглизчә дә сөйлиләр, гарәпчә дә.

Мәчетләрдә татар теле кимү өчен татар үзе гаепле
Казандагы яисә Татарстандагы имамнар мөкаммәл рәвештә татарча, моңа өстәп Шиһабетдин Мәрҗәни әйтмешли, Русиядә яшәгәч – русча, Коръән теле – гарәпчә һәм хәзерге вакытта бөтен дөньяда кулланылган инглиз телен белсәләр, минемчә, бу имамның дәрәҗәсен күтәрә генә.

Мәчетләрдә башка милләт вәкилләре артуга килгәндә, гаеп бары тик үзебездә. Ни өчен? Чөнки Мәскәү имамнары белән дә, анда яшәүче гап-гади татарлар белән дә сөйләшкәнем бар. Себердә яшәүче милләттәшләрнең фикерләрен дә беләм. Алар да бөтен гаеп үзебездә ди. Мәскәүдә ни хәтле татар, ләкин күбесе мәчеткә йөрми. Казанда да, Себердә дә шул ук хәл. Ни өчен элек татар мәчете дип әйткәннәр, чөнки анда татарлар булган. Татарлар төзегәннәр, мәдрәсә ачканнар, татар имамын куйганнар. Ул татарларга да һәм башка милләтләргә дә дәрес бирә белгән. Ләкин хәзер үзбәк, таҗик кардәшләребез имам. Аларны кимсетеп әйтүем түгел, факт буларак җиткерәм.

Бүген имамның дини һәм дөньяви белеме бай булырга тиеш
Татарларда шундый гадәт бар, күкрәккә бәреп, "минем бабам имам, минем әбием абыстай булып йөргән" дип сөйлиләр. Ул йөргән, ярый. Ә син нәрсә? Син бит йоклап утырасың, мәчеткә барганың бармы соң? Корбан гаетенә барам, ди. Калган намазлар, җомгалар, якшәмбе көнге дәресләрдә катнашу кая? Соң бит тегеләр йөриләр. Яшь татарлар да бар, ләкин йөрмиләр. Татар кичәләренә җырлар җырларга, татар дискәтүкләренә биергә килергә мөмкиннәр, әмма мәчеттә алар юк. Аннан соң без нигә мәчетләрдә татар имамнары алмашына, татар имамнары юк дип аптырап утырабыз. Үзебез гаепле. Аллаһ тәгалә Коръәндә әйткән, ул бер халыкның хәлен икенчегә үзгәртмәс, әгәр үзләренең үзгәрергә теләкләре булмаса.

– Мәчеткә халык килмәү нинди имам булуга да бәйле түгелме?

– Мөмкин. Әгәр имамның вазифасы килеп намазны укытып "вәссәлам" дип әйтү икән, бу очракта ул уңышка ирешмиячәк. Имам калганнар белән үзен бертигез күрергә һәм алар белән кызыксынырга тиеш. Аның билгеле эш вакыты юк, ул халыкка хезмәт итә. Инде 15 елга якын имам булып эшлим, чын хәзрәт бервакытта да кешеләрне игътибарсыз калдырмас.

Дөньяви яңалыкларны белергә тиешме ул?

– Кирәк кадәр әлбәттә. Беренче чиратта ул үзенең белемен арттырырга тиеш. Бүген даими рәвештә мәчеткә йөрүче яшьләрнең белемнәре бик зур. Аларның ислам белән икътисад, ислам белән гаилә мәсьәләләре, ислам һәм бизнес турында ишетәселәре килә. Гәрчә рухи якны, җәннәт белән җәһәннәмне искә алу шулай ук кирәк.

Татар милләте белән динне аерып карап буламы?

– Аларны бер-берсеннән берничек тә аерып карап булмый. Сүз дә юк, милләтне сакларга кирәк, тик татар теле, татар җыры, татар биюе белән генә түгел. Әйткәнемчә, татарларны ислам диненнән башка күз алдына китереп булмый.

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG