Accessibility links

якшәмбе, 4 декабрь 2016, Казан вакыты 11:25
Кайберәүләр бу форумда, имеш, татарның дәүләте бар, тик аны төрле компонент белән тутырырга гына кирәк дип чыгалар. Ниниди татар дәүләте турында сүз бара? Дәүләт булгач, ул, һичшиксез, бәйсез корылма булырга тиеш. Бүгенге көндә татарда андый корылма юк. Барысы да, башка урыс колонияләрендәге кебек, Мәскәүдән идарә ителә.

Иң мөһиме, татар үз илендә хуҗа түгел, аның табигый байлыклары Мәскәү кулында. Әгәр синең 85 процент керемеңне Мәскәү талап ала икән, нинди дәүләт турында сүз йөртеп була? Ә инде президент дип аталган Кремль наместнигы һәм парламент дип аталган Госсоветка килсәк, алар бит бары тик курчак корылмалар. Бүген бар, иртәгә - вәссәлам. Барысы да Кремль кулында. Шуңа күрә сайлаулар тоташ ялган, аларга ышанучы кеше калдымы икән бу дөньяда, белмим.

Татарның бит хәтта тел өлкәсендә бәйсез эш итү хокукын да калдырмадылар. Ә алар барысы да халыкның элементар хокулары, БМО декларацияләре белән тәэмин ителгән булырга тиеш. Грамоталы кешеләр һичьюгы энциклопедик сүзлекләрдән карасын иде, нәрсә ул дәүләт, дәүләтчелек. Шул ук вакытта колония дигән төшенчәне дә. Соңгысы «ерак дистанциядәге үзәктән идарә ителә торган территория» диелгән бит. Бу Татарстанга 100 процентка туры килә.

Шуңа күрә, татарның иң зур һәм изге максаты – бәйсезлек. Колония бервакытта да дәүләт була алмый, анда бары тик җирле үзидарә (самоуправление) генә карала. Тулы бәйсез татар милләтен торгызу – ул гомуми татар идеясе. Аны монда шома сүзләр белән юкка чыгарырга тырышу нәтиҗә бирмәячәк. Күпме генә күзәтсәм дә, татар милли хәрәкәтеннән (Зөбәер әфәнде форумда әйткән) зыялыларны кууны күрмәдем һәм белмәдем. Күпме генә укысам да, милли хәрәкәттәге лидерлардан татар телен саклап калуны шул бәйсезлеккә кадәр туктатып торырга чакыруны да күрмәдем. Берәр булса да мисал китерү артык булмас иде. Нигә ялган таратырга?

Татарның бәйсез дәүләтен таләп итү, аның өчен көрәшү, аңа чакыру, татар телен саклауга берничек тә комачауламый. Киресенчә, татар телен саклау өчен көрәш, ул шул ук татар бәйсезлеге өчен көрәшнең бер өлеше яки компоненты. Госдума латин әлифбасын татар сепаратизмының бер өлеше дип атап, аны юкка гына тыймады. Хәтерсез булып кыланмыйк. Бераз логикалы кеше шуны күрми булдыра алмый. Шулай итеп, чын татар җанлы кеше бервакытта да үзенең бәйсез дәүләтен торгызу идеясеннән ваз кичә алмый. Бу дөньяда тик үз милләтен яклый ала торган бәйсез дәүләтле халык кына исән кала ала.

Бәйсез дәүләт – ул милләт фундаменты. Шуңа күрә безнең ата-бабалар җан биргәннәр, шуңа кан түккәннәр. Кем шул идеяне читкә орырга чакыра, ул, минемчә, татарның эчке дошманы, бары тик татар булып кыланган урыс ялчысы. Без аларны армый-талмый фаш итәргә тиешбез. Безне урыс эчтән черетергә тырыша, бәйсезлек сүзе, имеш, кирәксез, әнә синең республикаң бар, шул җиткән дип булаша. «Халыкара дуслык» дип милли идеябездән баш тартырга чакыра. Колбиләүчеләрнең һәм аларның ялчыларының фәлсәфәсе үзгәрмәде.

Вил Мирзаянов
галим, татар милли хәрәкәте активисты

Азатлыкның "Халык сүзе" бүлегендәге фикерләр авторның шәхси карашларын чагылдыра.

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG